«Приоритет-2030» программасы ярдәмендә лаборатория биокүчмәле металл материаллардан эшләнмәләрне прецизион 3D-бастыру өчен заманча җиһазлар комплексы белән җиһазландырылган. Алар ярдәмендә сөяк тукымасының шеш зарарлануларын дәвалауда алга китеш тәэмин ителәчәк.
Лаборатория җитәкчесе Нариман Еникеев сүзләренчә, заманча технологияләр 3D-принтерда зарарланган сөяк тукымасын ремодельләштерү өчен пациентка кертеп була торган махсус күзәнәкле структуралы имплантат бастырырга мөмкинлек бирә. Әмма ничек бастыру мәсьәләсе элеккечә кискен тора.
– Һәм безнең лаборатория сөякнең бер өлешен кире кайтарып кына калмыйча, организмның зарарланган урыннарын нәтиҗәле локаль терапияләү өчен хезмәт итә алырлык алдынгы имплантатлар булдыру өчен «төзелеш материалы» эшли, – ди галим.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26057/
Фото: https://pravitelstvorb.ru/news/26057