Фестиваль республика медикларының никадәр талантлы булуын күрсәтте. Катнашучылар арасында табиблар гына түгел, медицина колледжы студентлары да бар иде, ә музыкаль номерлар опера арияләреннән алып гитара астында тирән эчтәлекле җырларга кадәр төрле булды.
БДМУның оториноларингология кафедрасы ассистенты һәм конкурсның республика этабы финалисты Илгиз Тимербулатовның чарага әзерләнергә вакыты имтихан алдындагы студентныкы кебек булган — ике көн һәм өч төн. Конкурс турында ул профсоюз чатыннан белеп калган.
"Университетта укыганда мин түгәрәктә шөгыльләндем, ләкин алга таба бу юнәлештә эшләмәдем", – ди ул.
Жюрины аның үзен сәхнәдә артистларча тотуы һәм матур тавышы яулап алды.
Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсеннән шәфкать туташы Эльмира Саятова операны бик ярата икән. Ул үзенең даими опера җырлары тыңлавын, җырлавын, әмма беркайчан да вокалга өйрәнмәгәнен әйтте. Шуңа карамастан, ул күңелле фронт җырын ария форматына күчерә алган.
Салават медицина колледжы укытучысы Альбина Галәмова "Молитва" җырын башкарганда, залда күпләр еламый калмады. Жюри аны призерлар санына кертергәме дип озак шикләнде, ләкин «анамнезны җентекләп өйрәнгәннән соң» бу композициянең бераз фестиваль форматына туры килмәвен таныдылар. Ләкин әлеге җырның һичшиксез медикларның зур концертында яңгырарга тиешлеге билгеләнде.
"Бүген сәхнәгә чыккан кешеләрнең барысы да — медик-геройлар! Кыска гына вакыт эчендә әзерләнү, куркуны җиңеп, болай чыгыш ясау — браво!", — диде БАССРның халык, Татарстанның һәм Русия Федерациясенең атказанган артисты, Уфаның мактаулы гражданы Нәзифә Кадыйрова җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда.
– Лауреатлар бишлеген сайлау җиңел булмады. Без җырның тематикага туры килүен, оригиналь бирелүен, вокаль күрсәткечләрен һәм башкаручының артистлыгын исәпкә алдык, чөнки җиңүчеләр Башкортостанны Мәскәүдә тәкъдим итәчәк, — дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова.
Жюри конкурсантларның югары дәрәҗәдә әзерләнүен ассызыклады.
— Бу җырларны ихлас күңелдән генә башкарып була. Табиблар кешеләрне дәвалап кына калмый, аларны үз тавышлары белән җылытырга да сәләтле. Профессиональ педагоглар мондый башкаручылар белән бик теләп эшләр иде, — дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, Уфа сәнгать институтының хор дирижерлыгы һәм эстрада-джаз башкару кафедрасы профессоры Светлана Слягузова.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин барлык катнашучылар да профсоюзның иҗат кырында калачагына ышаныч белдерде.
— Без һәр башкаручыны истә калдырдык һәм, һичшиксез, аларны башка чараларда катнашырга чакырачакбыз! — диде ул.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча фестивальнең республика этабында Республика клиник дәваханәсенең профсоюз оешмасы рәисе Руслан Кутушев, Сибай шәһәр дәваханәсенең наркология бүлеге шәфкать туташы Гөлсирә Әхмәтова, БДМУның оториноларингология кафедрасы ассистенты Илгиз Тимербулатов, Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең табиб-стоматологы Ләйлә Шаһиева, Шаран үзәк район дәваханәсе табиб-стоматологы Андрей Соловьев ( ул «Җиңү өчен» җыры белән алты тапкыр СВО зонасына гуманитар миссия составында барган һәм яугирләр алдында чыгыш ясаган) җиңүче дип табылды.
Безнең медицина хезмәткәрләренең Бөтенрусия сайлап алу турында да сынатмасына шик юк. Алар апрельдә Христос Коткаручы храмы сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 20 иң яхшы вокалчының исемнәре аталачак.
Фотолар Башкортстанның медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасыннан.
#ПрофсоюзЗдравоохранения #ПрофсоюзМедработников #медикиГерои