+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 февраль 2025, 05:19

Радий Хәбиров: “Ана һәм бала сәламәтлеген саклау — төп бурычларның берсе”

Башкортстанда сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә атна саен бу юнәлештә эшләр барышы тикшерелә, алдагы юнәлешләр билгеләнә.  

Радий Хәбиров: “Ана һәм бала сәламәтлеген саклау — төп бурычларның берсе”Радий Хәбиров: “Ана һәм бала сәламәтлеген саклау — төп бурычларның берсе”
Радий Хәбиров: “Ана һәм бала сәламәтлеген саклау — төп бурычларның берсе”

Бу дүшәмбедә дә ана һәм бала сәламәтлеген саклау чаралары комплексын гамәлгә ашыру каралды.
Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтулин белдерүенчә, Башкортстанда 889 419 бала яши, аларның 90 проценттан артыгы 2023 елда профилактик тикшеренү узган. Балалар арасында сулыш, күрү һәм ашкайнату органнары авырулары аеруча киң таралган, аларны амбулатор рәвештә дә, стационарларда да дәвалыйлар.

Үткән елда 3728 бала республика учреждениеләрендә югары технологияле медицина ярдәме алган, ә 1762 бала федераль үзәкләргә җибәрелгән. Оператив диагностика өчен төбәктә тәүлек буе эшли торган телемедицина консультацияләре системасы кертелгән.

— Республикада иң катлаулы авыруларга ярдәм итүче махсуслаштырылган 8 балалар медицина үзәге ачылды. Узган елның октябрендә ачылган уникаль «Салют» балалар тернәкләндерү комплексы мөмкинлекләре чикле балаларга исәпләнгән. Агымдагы елга 1 770 балага медицина реабилитациясе планлаштырылган, – диде Айрат Рәхмәтуллин. — Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген файдалануга тапшыру белән онкология авырулы балаларга югары технологияле медицина ярдәме күләме - 262 очракка кадәр, федераль үзәкләр белән телемедицина консультацияләре саны ике тапкыр артты. Республикада беренче тапкыр сөяк миен күчереп утырту буенча өч операция башкарылды.

Авырлы хатыннарның һәм репродуктив яшьтәге хатын-кызларның сәламәтлеген саклау буенча чаралар арасында Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе «Ачык бала тудыру йорты» һәм «Кайгыртучан хатын-кызлар консультациясе» проектларын, республика медицина мәгълүмати аналитика системасында хәвефләр белән идарә итү үзәге мөмкинлекләрен кулланып, бала табуда ярдәм итү хезмәтенең өч дәрәҗәле контролен, абортка кадәр консультацияләүне, ЭКОга аның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында әзерлек системасын, диспансерлауны билгеләп үтте.
Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен. 2025 елдан Башкортстанда «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында «Ана һәм балачакны саклау»төбәк проекты старт алган. Аны гамәлгә ашыруга 714,9 миллион сум каралган, шул исәптән федераль бюджет хисабына – 700,6 миллион сум. Финанс чаралары, аерым алганда, дүрт модульле хатын-кызлар консультациясе төзелешенә, акушер-гинеколог табиблары кабинетларын сигез медицина оешмасында хатын-кызлар консультацияләренә үзгәртеп коруга юнәлдереләчәк.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, ана һәм бала сәламәтлеген саклау – республикада социаль сәясәтнең төп бурычларыннан берсе.
— Өч елга Русия бюджеты параметрларын тулысынча формалаштыргач, без республиканың беренчел медицина буенча нинди гаризалар кабул итүләрен белербез — үзебезгә кирәк булганның барысын да тапшырдык. Әгәр гаризаларыбыз тулысынча канәгатьләндерелсә, бу бик шәп булачак, —диде Радий Хәбиров. — Хәзер без алты районда алты поликлиника төзибез, быел аларны тапшырырга тиешбез. Ә планнарда - медицина учреждениеләрен төзүне һәм җиһазландыруны дәвам итү.

Төбәк җитәкчесе шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгына Башкортстанда беренче тапкыр сөяк миен күчереп утырту буенча операция үткәргән медикларны бүләкләү өчен документлар әзерләргә кушты.
— Без балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген ачканда, сөяк миен күчереп утырту буенча операцияләрне безнең табиблар да эшли башлавын теләдек. Без моңа ирештек, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. — Бу эштә катнашкан медицина бригадаларын бүләкләүгә тәкъдим итегез. Бу медицинадагы вакыйга. Без табибларыбызга һичшиксез рәхмәт белдерәчәкбез.

Фото: “tours.tutu.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас