Хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеге — төбәкнең имин киләчәгенең төп нигезе. Киләчәк буынның нинди булуы бүгенге хатын-кызларның сәламәтлегенә дә бәйле. Безнең республикада бу юнәлешкә лаеклы игътибар бүленә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә тармак эшенең тиешле дәрәҗәдә оештырылу мөһимлегенә басым ясала.
“Ана һәм бала сәламәтлеген саклау – республикада социаль сәясәтнең төп бурычларыннан берсе”, — дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Бүген илдә һәм дөньяда хатын-кызларның аналык бизләренең III стадиядәге яман шеше - кызганычка каршы, киң таралган күренеш. Заманча дәвалау ысуллары бу патологияне уңышлы җиңәргә мөмкинлек бирә.
Башкортстанда бу юнәлештә уникаль операцияләр башкарыла. “HIPEC” технологиясен кулланып хирургик дәвалау корсак эчендәге гипертермик химиотерапия белән шеш процессының барлык күренгән чагылышларын бетерүдән гыйбарәт. Бу катлаулы дәвалауны операция бүлмәсен заманча җиһазландырганда төрле белгечләр катнашлыгында югары квалификацияле табиблар гына башкара ала. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә мондый операцияне баш табибның хирургия хезмәте буенча урынбасары, табиб-онколог Антон Сафонов, табиб-онкологлар Руслан Венидиктов, Гажар Исмаилова башкара.
Уникаль операцияләр ясау тәҗрибәсе булган белгечләрнең берсе белән сөйләшеп алдык.
— Безнең эш комплекслы дәвалаудан гыйбараәт. Ул диагноз куюдан алып, химиотерапия үткәрү һәм операциягә кадәр башкарыла, — ди Руслан Венидиктов. — Төрле белгечләр катнашлыгындагы зур операцияләр үткәргәннән соң корсак эченә 40-60 минут дәвамында махсус аппарат ярдәмендә кайнар эремә коябыз — химиотерапия үткәрәбез.
Табиб аңлатуынча, бу, күпләр уйлаганча, кан тамырына система куелып, тамчылап кертелгән химиотерапия түгел, препарат корсак кушлыгына операция үткәрелгән урынга турыдан-туры кертелә. Уникаль дәвалау яман шешнең барлык күренешләрен бетерүгә юнәлтелгән.
Руслан Олегович әйтүенчә, алар ясаган операцияләргә төрле белгечлектәге берничә табиб җәлеп ителә. Бу таралган яман шешне уңышлы юк итәргә мөмкинлек бирә. Табибларның эше бик катлаулы. Төпле белем, зур осталык таләп иткән бу эш кеше тәненең зур өлешендә һәм ярыйсы гына озак вакыт башкарыла. Мәсәлән, Руслан Венидиктов әйтүенчә, кичә алар операцияне иртәнге унда башлаганнар һәм кичке тугызда тәмамлаганнар. 2025 елда гына инде өч шундый катлаулы операция башкарылган.
—Бу яман шешнең үз үзенчәлекләре бар, дәвалау комплекслы эшне таләп итә, — диде табиб. — Заманча алымнарны үзләштереп, чит илләрдәге хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсенә дә таянып эшлибез. Пациентларыбызның реестрын алып барабыз. Төрле конгрессларда чыгышлар ясыйбыз.
Белгеч билгеләвенчә, мондый төр операцияләр һәркемгә туры килмәскә мөмкин. Шуңа пациентлар җитди тикшерелеп, сайлап алына. Операция вакытында кешенең башка органнарының өлешләре дә алынырга мөмкин. Табиблар ул органның функциясен тергезү буенча да эшли.
“Әгәр БДМУның 2021 елгы барлык чыгарылыш студентлары да безнең дәваханәләргә, поликлиникаларга килсә, бездә табиблар дефицициты булмас иде”, — дигән иде республика Башлыгы үз чыгышларының берсендә.
Руслан Венидиктов БДМУны тәмамлап, нәкъ 2021 елда эшли башлаган. Республика клиник дәваханәсендә ул ике ел эшли. Онкология буенча Санкт-Петербургта белем алган.
Төпле белемле яшь белгечләрнең үзебездә калуы, республикабызда уникаль операцияләр башкарылуы — сөенечле хәл. Бу төбәктә тармакның үсешүе хакында сөйли.
Фотолар Руслан Венидиктовның шәхси архивыннан.