+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 февраль 2025, 07:20

Гүзәл затлар ни өчен гырлый?

Галимнәр Европаның җиде иленнән 40тан 67 яшькә кадәр 774 хатын-кыз турындагы мәгълүматларны анализлаган. 

Гүзәл затлар ни өчен гырлый?
Гүзәл затлар ни өчен гырлый?
Хатын-кызларның гырлавы җенес гормоннары җитмәүгә бәйле булырга мөмкин. Моны Берген университеты (Норвегия) галимнәре ачыклаган.

Тикшеренүчеләр ни өчен менопауза башланганнан соң һәр егерменче хатын-кыз йокы апноэсыннан (йокы ритмы өске сулыш юллары шешүе нәтиҗәсендә бозыла торган халәт) интегүен тикшергән. Сулыш алу берничә секундка даими туктый, ә аннары, көчле гырлау белән бергә, кинәт яңара. Мондый эпизодлар төнгә 40 тапкырга кадәр булырга мөмкин.
Галимнәр җиде Европа иленнән 40тан 67 яшькә кадәр 774 хатын-кыз турындагы мәгълүматларны анализлаган. Алар барысы да үзләренең сәламәтлекләре, яшәү рәвеше, йокы сыйфаты турында мәгълүмат биргән, шулай ук кандагы гормоннар дәрәҗәсенә анализлар тапшырган. Катнашучыларның 71 проценттан артыгы төнлә гырлавы турында хәбәр иткән, аларның күбесенә “обструктив йокы апноэсы” диагнозы куелган.
 
Җыелган мәгълүматны анализлау гырлау белән канда хатын-кыз җенес гормоннары дәрәҗәсе арасында турыдан-туры бәйләнеш булуын күрсәткән. Авторлар, “обструктив апноэ” белән көрәштә гормон терапиясе ярдәм итә ала, дип фаразлый, әмма бу гипотезаны раслау өчен алга таба тикшеренүләр таләп ителә.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас