+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 февраль 2025, 05:05

Суалчан күзгә ничек үтеп керә?

Кичә без Уфаның 8нче дәваханәсе офтальмологларының 40 яшьлек хатынның күзеннән озын суалчан алуы турында язган идек. Уфа табибы паразитларның күзгә ничек үтеп керүе турында сөйләде.

Суалчан күзгә ничек үтеп керә?Суалчан күзгә ничек үтеп керә?
Суалчан күзгә ничек үтеп керә?

«Башинформ» журналисты белән әңгәмәдә 8нче дәваханәнең күз микрохирургиясе бүлеге мөдире, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш офтальмологы Светлана Зәйнуллина мондый очраклар медицина учреждениесе табиблары практикасында була, ләкин еш түгел, дип хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, мондый авыру күз дирофиляриозы дип атала. Паразитлар аркасында күз кабакларының тире асты клетчаткасында яки күз алмасының структураларында гельминтлы грануллар яки төеннәр барлыкка килә. Суалчанның уртача озынлыгы 145 мм булырга мөмкин. Кеше организмында, кагыйдә буларак, гельминтлар җенси өлгерүгә ирешмичә үлә.

"Паразит кеше тәнендә черки тешләгәннән соң үсә ала, ә москитлар өчен йоктыру чыганагы булып сукбай этләр, сирәгрәк мәчеләр тора. Сәяхәт вакытында йоктырырга мөмкин, - ди Светлана Зәйнуллина. - Бер хәл булды, безгә бер кыз күзе авыртуына зарланып мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, барысы да аяктан башланган. Ул тәнендә нәрсәдер шуышканын сизгән. Сәбәбен озак эзләгән, күңелсез тойгылар психиатрга китергән. Нәтиҗәдә офтальмолог конъюнктива астында паразит тапкан, аны кисеп аган. Аннары пациентканы алга таба тикшерү өчен инфекцион дәваханәгә җибәргәннәр. Аның сүзләренчә, ике гельминт булган, икенчесе каядыр катып калган, һәлак булган".

Әгәр суалчан күз кабагында калса, ул шешәчәк, кычытачак һәм яшьләнәчәк. Кеше авыртуга зарланачак. Күз кабаклары тиресе астындагы тыгызланулар зурая һәм формасын үзгәртә ала. Әгәр гельминт конъюнктива астында яки күз алмасында булса, чит әйбер һәм кыймылдау тойгылары булачак.

Медикаментоз терапия гельминтка каршы дарулар кабул итүгә кайтып кала. Профилактикага килгәндә, монда йорт хайваннарын вакытында тикшерергә, дегельминтизация үткәрергә кирәк. Моннан тыш, территорияләрне черкиләрдән эшкәртү мөһим. Табиб өстәп әйткәнчә, әгәр кеше медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итсә, күзләр өчен җитди нәтиҗәләрдән качарга мөмкин булачак.

Фото: "минздрав РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас