+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек саклау
27 февраль , 12:02

Саклаучы көчләрегез нык булсын!

24 февраль – 2 мартта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы иммунитетны саклау һәм ныгыту атналыгын (1 марттагы Бөтендөнья иммунитет көне хөрмәтенә) уздыруны игълан итте.  

Саклаучы көчләрегез нык булсын!
Саклаучы көчләрегез нык булсын!

Организмның иммун системасының билгеләнеше – организмны авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар һәм вируслар тәэсиреннән саклау, микроблардан һәм паразитлардан гына түгел, үз организмының контрольдән чыккан күзәнәкләреннән дә саклау.

- Иммунитетка түбәндәгеләр начар йогынты ясый:
1. Дөрес булмаган яшәү рәвеше (алкоголь куллану, тәмәке тарту, физик активлыкның аз булуы);
2. Стресслар, депрессив халәт, артык ярсучанлык, арыганлык һәм начар йокы;
3. Әйләнә-тирә мохит;
4. Дөрес тукланмау.

Организмның иммун яклавы турыдан-туры безнең нәрсә ашавыбызга бәйле. Аксымлы азык организмны антитәнчекләр һәм башка иммунитет агентлары ясалу өчен кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә.
Майлар иммун күзәнәкләрен төзү өчен кирәк, ә углеводлар иммун системасы өчен энергия бирә.

Организмны саклау функциясен ныгытырга сәләтле продуктлар — лимон, имбир, яшел чәй, җиләк-җимеш, тулы бөртекле ботка, әче сөт продуктлары, җиләкләр, миндаль.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә пневмококкка каршы вакцина ясату яхшы.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: