Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә сәламәтлек саклау тармагындагы эшләр барышы атна саен тикшерелә. Күптән түгел киңәшмәләрнең берсендә ана һәм бала сәламәтлеген саклау чаралары комплексын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, Башкортстанда бүген
889419 бала яши, аларның 90 проценттан артыгы 2023 елда профилактик тикшеренү узган. Балалар арасында сулыш, күрү һәм ашкайнату органнары авырулары аеруча киң таралган, аларны амбулатор рәвештә дә, стационарларда да дәвалыйлар.
Үткән елда 3728 бала республика учреждениеләрендә югары технологияле медицина ярдәме алган, ә 1762 бала федераль үзәкләргә җибәрелгән. Оператив диагностика өчен төбәктә тәүлек буе эшләүче телемедицина консультацияләре системасы кертелгән.
– Республикада иң катлаулы авыруларга ярдәм итүче 8 медицина үзәге эшли. Узган елның октябрендә ачылган уникаль “Салют” балалар тернәкләндерү комплексы мөмкинлекләре чикле балаларга исәпләнгән. Агымдагы елга анда 1770 балага медицина реабилитациясе күрсәтү планлаштырылган, – диде Айрат Рәхмәтуллин. – Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген файдалануга тапшыру белән онкология авырулы балаларга югары технологияле медицина ярдәме күләме – 262 очракка кадәр, федераль үзәкләр белән телемедицина консультацияләре саны ике тапкыр артты. Республикада беренче тапкыр сөяк миен күчереп утырту буенча өч операция башкарылды.
Авырлы хатыннарның һәм репродуктив яшьтәге хатын-кызларның сәламәтлеген саклау буенча чаралар арасында Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе “Ачык бала тудыру йорты” һәм “Кайгыртучан хатын-кызлар консультациясе” проектларын, республика медицина мәгълүмати-аналитика системасында хәвефләр белән идарә итү үзәге мөмкинлекләрен кулланып, бала тудыруда ярдәм итү хезмәтенең өч дәрәҗәле контролен, абортка кадәр консультацияләүне, ЭКОга аның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында әзерлек системасын, диспансерлауны билгеләп үтте.
Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен быел Башкортстанда “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында “Ана һәм балачакны саклау” төбәк проекты старт алды. Аны гамәлгә ашыруга 714,9 миллион сум каралган, шул исәптән федераль бюджет исәбенә – 700,6 миллион сум. Финанс чаралары, аерым алганда, дүрт консультация төзелешенә, сигез медицина оешмасында акушер-гинеколог табиблары кабинетларын хатын-кызлар консультацияләре итеп үзгәртеп коруга юнәлтеләчәк.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, ана һәм бала сәламәтлеген саклау – республикада социаль сәясәтнең төп бурычларының берсе.
– Өч елга Русия бюджеты параметрларын тулысынча формалаштыргач, без республиканың беренчел медицина буенча нинди гаризалар кабул итүләрен белербез, үзебезгә кирәк булганның барысын да тапшырдык. Әгәр гаризаларыбыз тулысынча канәгатьләндерелсә, бу бик шәп булачак, – диде Радий Хәбиров. – Хәзер без алты районда алты поликлиника төзибез, быел аларны файдалануга тапшырырга тиешбез. Ә планнарда – медицина учреждениеләрен төзүне һәм җиһазландыруны дәвам итү.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Сәламәтлек саклау министрлыгына Башкортстанда беренче тапкыр сөяк миен күчереп утырту буенча операция үткәргән медикларны бүләкләү өчен документлар әзерләргә кушты.
– Без балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген ачканда сөяк миен күчереп утырту буенча операцияләрне безнең табиблар да эшли башлавын теләдек. Без моңа ирештек, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. – Бу эштә катнашкан медицина бригадаларын бүләкләүгә тәкъдим итегез. Бу – медицинабызда зур вакыйга, шуңа да табибларыбызга, һичшиксез, рәхмәт белдерәчәкбез.
Уникаль операцияләр башкарыла
Республика клиник дәваханәсе онкологы Руслан Венидиктов “Кызыл таң” гәзите журналистына катлаулы операцияләрнең нечкәлекләре, дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләде.
Хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеге – төбәкнең имин киләчәгенең төп нигезе. Киләчәк буынның нинди булуы бүгенге хатын-кызларның сәламәтлегенә дә бәйле. Безнең республикада бу юнәлешкә тиешле игътибар бүленә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә тармак эшен югары дәрәҗәдә оештыру мөһимлегенә басым ясала.
“Ана һәм бала сәламәтлеген саклау – республикада социаль сәясәтнең төп бурычларының берсе”, – дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Бүген илдә һәм дөньяда хатын-кызларның аналык бизләренең III стадиядәге яман шеше – кызганычка каршы, киң таралган күренеш. Заманча дәвалау ысуллары бу патологияне уңышлы җиңәргә мөмкинлек бирә.
Башкортстанда бу юнәлештә уникаль операцияләр башкарыла. “HIPEC” технологиясен кулланып хирургик дәвалау корсак эчендәге гипертермик химиотерапия белән шеш процессының барлык күренгән чагылышларын бетерүдән гыйбарәт. Бу катлаулы дәвалауны заманча җиһазландырылган операция бүлмәсе шартларында төрле белгечләр катнашлыгында югары квалификацияле табиблар гына башкара ала. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә мондый операцияне баш табибның хирургия хезмәте буенча урынбасары Антон Сафонов, онкологлар Руслан Венидиктов, Гажар Исмаилова башкара.
Уникаль операцияләр ясау тәҗрибәсе булган белгечләрнең берсе белән сөйләшеп алдык.
– Безнең эш комплекслы дәвалаудан гыйбарәт. Ул диагноз куюдан алып, химиотерапия үткәрү һәм операциягә кадәр башкарыла, – ди Руслан Венидиктов. – Төрле белгечләр катнашлыгындагы катлаулы операцияләр үткәргәннән соң корсак эченә 40-60 минут дәвамында махсус аппарат ярдәмендә кайнар эремә коябыз – химиотерапия үткәрәбез.
Табиб аңлатуынча, бу, күпләр уйлаганча, кан тамырына система куелып, тамчылап кертелүче химиотерапия түгел, препарат корсак куышлыгына операция үткәрелгән урынга турыдан-туры кертелә. Уникаль дәвалау яман шешнең барлык күренешләрен бетерүгә юнәлтелгән.
Руслан Олегович әйтүенчә, мондый операцияләргә төрле белгечлектәге берничә табиб җәлеп ителә. Бу таралган яман шешне уңышлы юк итәргә мөмкинлек бирә. Табибларның эше бик катлаулы. Төпле белем, зур осталык таләп итүче бу эш кеше тәненең зур өлешендә һәм ярыйсы гына озак башкарыла. Мәсәлән, Руслан Венидиктов әйтүенчә, кичә алар операцияне иртәнге унда башлаган һәм кичке тугызда тәмамлаган. Быел гына да шундый катлаулы өч операция башкарылган.
– Бу яман шешнең үз үзенчәлекләре бар, дәвалау комплекслы эш таләп итә, – диде табиб. – Заманча алымнарны үзләштереп, чит илләрдәге хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсенә дә таянып эшлибез. Пациентларыбызның реестрын алып барабыз. Төрле конгрессларда чыгышлар ясыйбыз.
Белгеч билгеләвенчә, мондый төр операцияләр һәркемгә ярамаска да мөмкин. Шуңа пациентлар җитди тикшерелеп, сайлап алына. Операция вакытында башка органнарның өлешләре дә алынырга мөмкин. Табиблар бер үк вактта ул органның функциясен тергезү буенча да эшли.
“Әгәр БДМУның 2021 елгы барлык чыгарылыш студентлары да безнең дәваханәләргә, поликлиникаларга эшкә килсә, бездә табиблар дефициты булмас иде”, – дигән иде республика Башлыгы үз чыгышларының берсендә. Руслан Венидиктов, БДМУны тәмамлап, нәкъ 2021 елда эшли башлаган. Республика клиник дәваханәсендә ул ике ел эшли. Онкология буенча Санкт-Петербургта белем алган.
Төпле белемле яшь белгечләрнең үзебездә калуы, республикабызда уникаль операцияләр башкарылу сөенечле хәл. Бу төбәктә тармакның нәтиҗәле үсешүе хакында сөйли.
Раул Хәлфин, Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе:
“Безнең республика яңа фельдшер-акушерлык пунктларын һәм авыл табиблык амбулаторияләрен ремонтлау һәм төзү буенча Русия Федерациясендә алдынгы урында тора. Моны барысы да таный, һәм статистика әлеге фактны раслый. Поликлиника хезмәтен үстерү турындагы карар мөһим адым булды, шул исәптән Уфа шәһәрендә дә.
Бөтен республика буенча ашыгыч ярдәм подстанцияләрен ремонтлау кирәклегенә игътибар иттек. Безне ишеттеләр һәм инде өч ел ремонт эшләре бара. Торак инфраструктурасын үстерүне дә исәпкә алып яңа подстанцияләр төзү планнары бар. Болар барысы да вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә ярдәм итә, безне дә сөендерә, чөнки хезмәттәшләребез яхшы шартларда эшләячәк”.
Римма Үтәшева, Русиянең Дәүләт думасы депутаты:
“Дарулар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез. Социаль әһәмиятле катлаулы авырулар, онкология, кардиология, эндокринология чирләрен дәвалаганда дарулар белән уңай тәэмин ителешне саклап калу бик мөһим.
Төп мәсьәләләрнең берсе – медицина кадрларын әзерләү. Монда федераль үзәк һәм Финанс, Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыклары ярдәме кирәк.
2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән оештырылган сәламәтлек поездлары 6 ел эчендә Башкортстанны иңли. Халыкның 75 проценты беренчел ярдәм, медицина тикшеренүе алды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә медикаментоз терапия дә, санитар-шифаханә дәвалануы да бар һәм булачак. Бу хакта да үзебезнең Дума комитетында даими сөйләшәбез”.