Җиде ел элек БДМУ клиникасында Идел буе федераль округында беренче һәм бердәнбер робот хирургиясе үзәге ачылды. 2018 елда үзәктә бердәнбер “Da Vinci Si” робот системасы эшли башлады. Робот хирургиясенең лапароскопия һәм “ачык” хирургиягә караганда күп кенә өстенлекләре бар: бу – аз инвазивлык, төгәллек, операция кырында “булу” эффектын тудыручы 3D-визуальләштерү, манипуляцияләр башкарганда физиологик калтырау, ягъни куллар калтырау булмавы һәм башкалар.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ робот хирургиясе үзәге пациентларга операцияләрне бушлай, мотлак медицина страховкалавы системасы буенча башкарылуы белән дә уникаль. БДМУ клиникасы табиблары Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә.
БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Валентин Павлов БДМУ клиникасының робот хирургиясе үзәгенә нигез салучы һәм робот-ассистентлы операцияләр үткәрүдә эксперт булып тора. Валентин Николаевич һәм аның командасы үткәргән тере хирургия форматындагы осталык дәресләре бөтен Русия һәм чит илләрдәге эре медицина конференцияләрендә һәм конгрессларында трансляцияләнә.
– БДМУ клиникасында бүгенге көндә иң перспективалы һәм ихтыяҗ булган хирургия тыкшынуы төрен – робот хирургиясен үстерү буенча фәнни юнәлешләр алып барыла. Безнең робот үзәге 23 февральдә, нәкъ 7 ел элек ачылган иде. Башта – беренче, ә аннары икенче “Da Vinci” системасы барлыкка килде, робот технологияләрен киңәйттек. Бүген үзәккә ихтыяҗ булуын күрәбез, – ди Валентин Павлов. – Моннан тыш, без робот хирургиясен үстерү буенча конгресс мәйданчыкларының берсенә әверелдек. Үзебезнең робот үзәгендә уздырыла торган операцияләрне бөтен Русия буенча гына трансляцияләмибез. Белгечләребез катнашлыгында Төркиядә, Һиндстанда зур Бөтендөнья конгрессларын уңышлы уздырдык. Шулай ук башка илләрдән коллегалар безнең робот хирургиясе технологияләренә өйрәнергә килә.
Бүген, заманча технологияләр көннән-көн зур тизлектә үсешкән чорда, күпләрне робот кешене алыштырырмы дигән сорау кызыксындыра. Профессор билгеләвенчә, әйе, өлешчә алыштырачак.
– Барлык карарларны кеше кабул итә, беркайчан да роботның интеллекты кешенекеннән өстен булмаячак. Робот – авыру файдасына кеше интеллектын дәвам итү чарасы гына, – дип ассызыклый профессор.
“Da Vinci” хирургия системасы хирургның мөмкинлекләрен киңәйтә торган катлаулы робот платформасы. Система өч консольдән тора: хирург консоле, пациент консоле һәм техник күрү консоле.
Хирург консоле бөтен системаның идарә панеле һәм өч инструмент-манипулятор, ике джойстик һәм аяк педальләре ярдәмендә пациент яткан арба камерасы белән идарә итүче операторның эш урыны булып тора.
Робот хирургиясенең төп өстенлеге – әйләнә-тирәдәге тукымаларның минималь җәрәхәтләнүе. Бу операциядән соң кан югалту һәм авырту хисе хәвефен киметә. Робот хирургиясенең уңай яклары түбәндәгеләрдән дә гыйбарәт:
катлауланулар килеп чыгу хәвефе кимү;
операциядән соңгы махсус корсетка ихтыяҗ булмау;
минималь эзләр һәм җөйләр (кисемнәр 1 сантиметрдан артмый);
кыска вакыт эчендә тернәкләнү;
гадәтләнгән яшәү рәвешенә тиз кайту;
дәвалауның югары сыйфаты.
БДМУ клиникасының робот хирургиясе үзәгендә Русия Фәннәр академиясе академигы, профессорлар, медицина фәннәре докторлары һәм кандидатлары эшли. Үзәктә 7 ел эшләү дәверендә 4 меңнән артык югары технологияле операция башкарылган һәм бу әле чик түгел, дип белдерә табиблар. Робот хирургиясе үсеше – озак вакытлы тренд: университетта бу өлкәдә зур фәнни программалар эшләнә. Үзәк табиблары тарафыннан башкарыла торган робот операцияләре саны елдан-ел арта. Әгәр эшнең беренче елында БДМУ клиникасының робот хирургиясе үзәгендә 200 операция ясалган булса, 2024 елда хирурглар 1000гә якын пациентка операция ясаган: 421е “Da Vinci Si” роботында, 526сы “Da Vinci Xi” робот җайланмасында һәм 45е – “Cuvis Joint”та.
Операцияләрнең санын һәм сыйфатын арттырырга 2022 елда “Da Vinci Xi” яңа буын робот җайланмасын сатып алу ярдәм иткән – бүгенге көндә бу иң заманча һәм камил система.
“Da Vinci” технологиясен куллану өлкәләре бик киң һәм абдоминаль, торакаль һәм колоректаль хирургияне, гинекология һәм урологияне, кан тамырлары хирургиясен үз эченә ала.
Үткән ел робот хирургиясе үзәгендә, югары уку йортының “Приоритет-2030” федераль үсеш программасында катнашуы нәтиҗәсендә, өченче робот җайланмасы – робот-травматолог “Cuvis Joint” барлыкка килде. “Cuvis Joint” – буыннарны алыштыру буенча хирургия роботы. Яңа җайланманың төп өстенлеге – операцияне уздыруның искиткеч төгәллеге.
Робот җайланмасы һәр организмның уникаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, тез буыны протезын оптималь имплантацияләү өчен буын өслекләрен һәм сөяк каналларын әзерләүдә тулы төгәллеккә ирешергә мөмкинлек бирә. Робот-хирург үзе компьютер сурәтләре буенча эшли. Монда кеше факторы юк һәм хаталану мөмкин түгел.
– Робот эшенең төп принциплары – навигация, көч идарәсе һәм оптималь баланс. Болар барысы да операцион тыкшыну вакытын кыскарта. Хирургның эшчәнлеге ул акыл һәм белем генә түгел, ә машина эше һәм заманча технологияләр сәнгате дә, – дип билгели профессор, медицина фәннәре докторы, өстәмә һөнәри белем бирү институты курсы белән травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире, БДМУ клиникасының травматолог-ортопеды Булат Минасов.
Тез буыннарын роботлаштырып алыштыру операциясе берничә этаптан тора:
компьютер томографиясе нәтиҗәләре буенча 3 үлчәмле модель нигезендә буын моделен төзү. Компьютер программасы сөякләрдә тишекләрнең оптималь резекциясен һәм урнашуын билгеләргә мөмкинлек бирә, бу конкрет пациент өчен имплантатның идеаль позициясен тәэмин итә;
тез буыннарын алыштыру операциясе. Хирург буынга керү мөмкинлеген гамәлгә ашыра һәм аның ориентирларын роботның компьютер программасына салынган төп нокталар белән берләштерә. Аннары субмиллиметр төгәллеге белән “Cuvis Joint” роботлаштырылган системасы зарарланган тукымаларны резекцияләү планын тормышка ашыра һәм буын эндопротезын беркетү өчен каналлар булдыра. Аннары имплантат урнаштырыла һәм аның эшләвен тикшерү үткәрелә. Операция йомшак тукымаларны тегү белән тәмамлана.
Системаның өстенлекләре:
операциянең дәвамлылыгы сизелерлек кыскара;
тукымаларга ялгыш зарар китерү мөмкин түгел;
эндопротезны максималь озак һәм сыйфатлы файдалану өчен идеаль шартлар тәэмин ителә;
традицион операциядән аермалы буларак, зарарланган тукымаларны бик төгәл алып ташлау һәм робот манипуляторлары өчен җитәрлек операцион керү күләмнәрен кыскарту исәбенә операцион җәрәхәт күләме кими;
сеңерләр, нервлар, мускуллар, кан тамырлары мөмкин кадәр саклана;
операциядән соң тернәкләнү тизрәк һәм аз авыртыну белән бара;
операциядән соңгы катлауланулар ихтималы азая;
кан югалту сизелерлек кими, димәк, кан күчерү ихтыяҗы сирәгрәк туа;
классик операция белән чагыштырганда, йомшак тукымаларның зур булмаган киселеше яхшырак косметик эффект тәэмин итә.