Сәламәт туклану, җитәрлек физик активлык, тәмәке һәм алкогольдән баш тарту - репродуктив сәламәтлекне озак елларга саклау нигезе.
- Йөклелек вакытында хатын-кызның тәмәке тартуы һәм алкоголь куллануы үле бала табу куркынычын арттыра.
- Хатын-кызлар өчен теләмәгән йөклелектән төрле хәвефсез контрацепция чаралары бар, ләкин аларның барысы да җенси юл белән күчә торган авырулардан сакламый.
- Медицина белгечләрендә (хатын-кызлар өчен гинекологлар һәм ир-атлар өчен урологлар) даими рәвештә профилактик тикшерү узарга кирәк, бу исә күп кенә авыруларның башлангыч стадиясендә, хәтта шикаятьләр булмаганда да, барлыкка килүен һәм үсешен булдырмаска ярдәм итәчәк.
- Репродуктив сәламәтлекне бәяләү максатында репродуктив яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар диспансерлавын даими узарга.
- Йөклелекне планлаштырганда хатын-кызга организмдагы барлык дефицитларны тулыландырырга, ул уңайлы узсын һәм сәламәт бала тусын өчен йөклелеккә кадәр һәм йөклелек вакытында сәламәт туклану принципларын тотарга кирәк.
- Йөклелек вакытында физик активлык ананың һәм баланың сәламәтлеген яхшырта, шул ук вакытта табиб киңәшләре буенча да акыллы булырга тиеш.
- Йөклелек вакытында хатын-кызларның йодка ихтыяҗы сизелерлек арта. Тозны тоташ йодлаштыру үткәрелмәгән урыннарда йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, шулай ук ике яшькә кадәрге балалар җитәрлек күләмдә йодлаштырылган тоз алмаска мөмкин. Йод яралгының нейрогенезы бозылуны профилактикалау өчен, балаларның ана карынында үсеш вакытында һәм кечкенә яшьтә баш миенең сәламәт үсеше өчен кирәк.
Йөклелекне планлаштыручы хатын-кызларга (прегравидар этапта) йөклелек башланырга 2-3 ай кала һәм бөтен йөклелек дәвамында көненә 200 мкг дозада йод (калий йодид) препаратларын кабул итү киңәш ителә.
- Йөклелекне планлаштыручы хатын-кызга (прегравидар этапта) йөклелек башланырга 2-3 ай кала һәм йөклелекнең беренче 12 атнасы дәвамында шулай ук яралгының нерв көпшәсе дефекты куркынычын киметү максатыннан көненә 400-800 мкг дозада фолий кислотасы кабул итү киңәш ителә.
Автор фотосы.