“Авыл докторы” программасын уңышлы тормышка ашыруның ачык мисалы булып Симферопольдән Калтасы районына күченеп килгән Астапенковлар гаиләсе тарихы тора. Терапевтлар Александр Владимирович һәм Дария Андреевна, әлеге программада катнашып, аларның һәркайсы түләү алган.
Астапенковлар Симферопольдә С. Георгиевский исемендәге Медицина академиясен «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган. Александр Владимирович 2019 елда - «Фтизиатрия», ә Дария Андреевна 2021 елда «Дерматовенерология» белгечлекләре буенча ординатура үткәннәр.
Дария Андреевна үзенең хезмәт эшчәнлеген Симферополь районының Пионер участок дәваханәсендә башлый. Александр Владимирович Кырымда биш ел район дәваханәсендә терапия бүлеге мөдире булып эшләгән.
Ир белән хатын Калтасы районына күченү карарын кабул итүнең аңлы рәвештә булганлыгын таныйлар. Дария Андреевнаның нәнәсе һәм картәтисе Башкортстанның Яңавыл районыннан икән.
Бүген Александр Владимирович Калтасы поликлиникасы мөдире вазыйфасын башкара, шулай ук беренче терапия участогында пациентлар кабул итә. Дария Андреевна Краснохолм дәваханәсендә терапевт булып эшли.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа гомумдәүләт проектының «Медицина кадрлары» проекты ярдәмендә дәүләт медицина оешмаларына күбрәк белгечләр эшкә урнаша. Бу табиблар кытлыгын киметүгә ярдәм итә.
Фото Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының телеграмм-каналыннан.