+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Кампуста сәламәт яшәү турында сөйләштеләр

Евразия фәнни мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы «Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның социаль-гуманитар нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздыру мәйданчыгына әверелде.

Кампуста сәламәт яшәү турында сөйләштеләр
Кампуста сәламәт яшәү турында сөйләштеләр

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты конференцияне Магнитогорск дәүләт техник университеты, Беларусь милли техник университеты, Сәмәрканд дәүләт медицина университеты (Үзбәкстан), Таҗикстан медицина-социаль институты һәм С. Д. Асфәндияров исемендәге Казах Милли медицина университеты белән берлектә оештырды.

- Безнең конференция — әңгәмә өчен мәйданчык, анда фәлсәфә дә, медицина да, психология дә, башка социаль фәннәр дә кисешә. Сәламәт яшәү рәвеше — ул тренд кына түгел, ә кеше һәм җәмгыять иминлегенең нигезе, бигрәк тә заманча шартларда. Һәр конференциядә яңа чакырулар барлыкка килә. Без аларга актив җавап бирәбез. Максат — халыкның төрле категорияләрендә сәламәтлеккә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, - дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга БДМУның фәлсәфә кафедрасы мөдире Ксения Храмова.

- Башкортстан медицина университеты бездә иҗтимагый фәннәргә мәхәббәт тәрбияләде, дип ассызыклыйсым килә. Элек, тупас итеп әйткәндә, без аерым яши һәм эшли идек. Балалар хирурглары – үзләре, философлар — үзләре. Уртак вебинарлар һәм семинарлар үткәрә башлау нәтиҗәсендә бездә балалар хирургиясе һәм философиясе симбиозы барлыкка килде. Без медицина хезмәткәренең эше җәмгыять фәннәреннән аерым була алмавын күрсәттек. Конференциянең темасы комплекслы якын килүне таләп итә: сәламәт яшәү рәвеше турында медицина позициясеннән генә сөйләп булмый. Бары тик уртак тырышлык кына алга барырга ярдәм итәчәк, - дип өстәде Сәмәрканд дәүләт медицина университетының 1нче балалар хирургиясе кафедрасы мөдире Шөһрәт Йосыпов.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26241/
Фото: https://pravitelstvorb.ru/news/26241/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: