0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Беренчел медицина ярдәме тармагы үстерелә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы турында фикер алыштылар.

Беренчел медицина ярдәме тармагы үстерелә
Беренчел медицина ярдәме тармагы үстерелә

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2024 елда Кушнаренко авылында поликлиника файдалануга тапшырылган, тугыз медицина учреждениесендә капиталь ремонт ясалган, 4 мең берәмлектән артык медицина җиһазы һәм автомобиль сатып алынган, шулай ук 135 модуль конструкция – 111 фельдшер-акушерлык пункты, 19 табиб амбулаториясе, дүрт гомум практика табибы офисы һәм участок дәваханәсе төзелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашыралар. Планда - Благовещен, Учалы, Яңавыл, Аскын, Бакалы һәм Әскәр авылларында алты поликлиниканы файдалануга тапшыру, тугыз объектка капиталь ремонт ясау, 121 ФАП, тугыз табиб амбулаториясе, гомуми практика табибларының дүрт офисын урнаштыру, 4 683 берәмлек медицина җиһазы һәм 99 җиңел санитария автомобиле сатып алу.

Моннан тыш, Башкортстан медицина учреждениеләрендә инфраструктураның, шул исәптән медицина җиһазларының торышына анализ ясадылар. Аның нәтиҗәләре буенча 2026-2030 елларга тиешле проектлар эшләнгән. Сүз 22 яңа объект төзү, 236 медицина оешмасына капиталь ремонт ясау, 499 модуль конструкция урнаштыру, 54 күчмә комплекс, 396 автомобиль һәм 25 мең берәмлектән артык медицина әйберләре сатып алу турында бара. Гариза Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында килештерелгән.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү эше дәвам итәчәк.

- Бик мөһим мәсьәлә. Безнең бурыч – беренчел звено ландшафтын радикаль үзгәртү. Республикада алты поликлиника төзибез инде, алда әле планнар күп, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Мартта зур «Сәламәтлек сәгате» үткәрәбез, шул исәптән диспансерлау ничек алып барылуы турында да фикер алышачакбыз. Киңәшмә кысаларында шулай ук Уфада кардиоүзәкнең хирургия корпусын ачарга ниятлибез. Кыйммәтле, әмма техник яктан бай объект килеп чыкты.

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: