Сайлап алу берничә этапта узды. Башта катнашучылар үзләрен медицина учреждениеләрендә күрсәттеләр һәм берничә ай дәвамында социаль челтәрләрдә актив эшләделәр. Соңгы төбәк этабы иҗади конкурс, интеллектуаль квиз һәм панель дискуссияләрдән торды.
Панель дискуссия барышында катнашучылар сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итүгә бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
13нче клиник дәваханәсеннән медицина лабораториясе технигы Алия Нәбиева яшьләрне дәүләт медицина учреждениеләренә җәлеп итү өчен шәхси үрнәк мөһим, дип билгеләп үтте: "Безнең курсны тәмамлаган 32 кешенең тугызы гына дәүләт клиникаларында эшләргә калды. Дәүләт медицина системасында эшләүнең кызыклы һәм перспективалы икәнен күрсәтергә кирәк. Һәм моны креатив рәвештә эшләү яхшы".
21нче шәһәр дәваханәсенең баш мие кан әйләнешенең кискен тайпылышы бүлекчәсенең өлкән шәфкать туташы вазыйфаларын башкаручы Карина Даутова остазлык институтын үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. “Әгәр яшь белгеч студент чагында ук коллектив белән таныш булса, аңа остаз беркетелсә, адаптация чорын сизмәячәк” — диде ул.
18нче шәһәр клиник дәваханәсе вәкиле Дарья Ерохина профсоюз һәм эш бирүче арасындагы уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде: "Коллектив килешү чыннан да өстәмә гарантияләр бирә. Мәсәлән, безнең дәваханәдә профсоюз башлангычы белән хезмәт шартларына планнан тыш махсус бәя бирелде, бу 45 хезмәткәр өчен өстәмә ташламалар билгеләргә мөмкинлек бирде. Һәм бу эш бирүче белән профсоюзның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсе".
Нефтекамадан ашыгыч ярдәм табибы Максим Вахитов билгеләп үткәнчә, кадрларны ныгыту – якындагы елларда нәтиҗәләр китерәчәк мөһим адым, әмма аны гамәлгә керткәндә күп кенә нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк.
Дискуссия азагында Башкортстанда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин фикер алышу нәтиҗәләренең киләчәк эштә чагылыш табачагын ассызыклады.
"Остазлык, студентларны эшкә тәгаенләү мәсьәләләре бүген барлык дәрәҗәләрдә яңгырый – Дәүләт Думасыннан алып төбәк хакимият органнарына кадәр. Профсоюз үз тәкъдимнәрен кертә һәм безнең өчен сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче яшьләрнең фикерен ишетү бик мөһим", - дип билгеләде ул.
Яшь активистларга ярдәм итәргә Профсоюзлар рәисләре килгән иде. Катнашучылар арасында колледжда укыгында ук исемле профсоюз стипендиясе алучылар бар, хәзер алар дәваханәләрдә актив хезмәт итәләр.
Эшләүче яшьләр арасында — Карина Даутова (21нче дәваханә), медицина колледжлары студентлары арасында Виолетта Абдикаева (Туймазы), ә БДМУ студентлары арасында Йосыф Дишнаев җиңүче булды.
«Җиңүгә омтылыш өчен» бүләген Сибай медицина колледжы студенты Алия Ярмөхәммәтова алды. Интернетта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ”халыкчан" яшьләр профсоюзы активисты итеп Элина Җамалиева танылды.
- Мондый чаралар яңа этәргеч бирә, коллективлар арасында яшь лидерларны ачыкларга ярдәм итә. Конкурсның төбәк этабы катнашучылар өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә сәламәтлек саклауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгы да булды, - дип билгеләп үтте Рауль Хәлфин.
Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының «Яшь профсоюз лидеры» конкурсында республика исеменнән федераль дәрәҗәдә чыгыш ясаячак.
Фото: Башкортстанның медицина хезмәткәрләре профсоюзының матбугат хезмәте.