+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

6 меңгә якын яугир шифаханәдә дәваланган

Башкортстанда бүгенге көнгә шифаханәләрдә махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның туганнарыннары исәбеннән 5911 кеше дәвалану курсын узган.  

6 меңгә якын яугир шифаханәдә дәваланган
6 меңгә якын яугир шифаханәдә дәваланган

Әлеге төр ярдәмне Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тәэмин итә. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская «Сәламәт киләчәк» партия проекты кысаларында онлайн-лекторий барышында сөйләде.

- Башкортстан, Краснодар крае, Мәскәү, Кемерово, Киров һәм Воронеж өлкәләре белән беррәттән, хәрби хезмәткәрләрне реабилитацияләү һәм аларның гаиләләрен сәламәтләндерү программаларын гамәлгә ашыра башлаган беренче төбәкләрнең берсе булды. Шул ук вакытта республика махсус хәрби операциядә катнашучыларны кабул итүче шифаханә-курорт оешмалары саны буенча алда бара. Безнең барлык шифаханәләр дә ярдәм күрсәтүдә актив катнаша, – диде Наталья Полянская.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26281/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: