Элек теркәлгән кардиология буенча эшчәнлек алып баруга лицензияле 376 учреждениегә быел әлеге лицензияләрне беренче тапкыр алган ике медицина учреждениесе өстәлгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Архангель районында урнашкан бер учреждение кардиология профилендәге беренче пациентларны консультатив кабул итүгә әзерләнгән, аның штаты ике кардиолог белән тулыланган.
- Клиника элек терапия буенча медицина ярдәме күрсәтүгә лицензияләнгән иде, хәзер кардиология буенча лицензияләү кирәклеге туды. Йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерү өчен заманча «Mindray» һәм «Axion» аппаратлары сатып алынды. Хәзер бу төбәктә яшәүчеләр тикшеренү уза һәм өйдән ерак түгел кардиолог консультациясен ала алачак, - ди Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26288/