Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров беренчел медицина үсешен өстенлекле бурыч дип игълан итте. Авылда медицинаны үстерү республика җитәкчелеге өчен зур әһәмияткә ия. Төбәктә бу эштә халыкны шәһәр һәм авыл кешеләренә бүлмичә, сәламәтлек саклау инфраструктурасындагы барлык мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итәләр. Бу хакта соңгы елларда авылларда, район үзәкләрендә калкып чыккан яңа поликлиникалар, дәваханәләр, ФАПлар ачык сөйли.
2020 елда Радий Хәбиров эш сәфәре белән Кушнаренко районында булганда уңайлыклары булмаган, иске поликлиникада чиратта утыручы кешеләрнең зарына җавап итеп, аларга якын киләчәктә районда яңа, заманча медицина учреждениесе булдырырга вәгъдә итте. Һәм менә үткән елның декабрендә Кушнкаренкода өр-яңа поликлиника ишекләрен ачты. Анда шартлар нинди? Барысы да кешеләр көткәнчә килеп чыкканмы? Халык канәгатьме? Табибларның эше ничек оештырылган? Бу сорауларга җавап табарга теләп, без Кушнаренкодагы яңа поликлиникага юлландык, дәвалаучылар һәм дәваланучылар белән аралаштык.
- Иске поликлиника бинасында шартлар бик уңайлы түгел иде, 1985 елгы бина кысынкырак иде, пациентлар өчен уңайлы көтү зонасы бөтенләй булмады. Өстәвенә, җимерелә башлаган диварлар... Хәзерге яңа поликлинкада шартлар икенче. 4,9 мең квадрат метрлы заманча бинада аерым балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары, гардероб бүлмәсе, рентгенодиагностика бүлеге, фильтр-бокс, эндоскопия, акушер-гинеколог, офтальмолог, лор-табиб, невролог, дерматовенеролог, онколог, кардиолог кабинетлары, процедуралар бүлмәсе бар, - дип сөйләп китте Кушнаренко үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Бакаев. – Өченче катта терапевтлар, эндокринолог, психиатр, нарколог кабул итә. Монда шулай ук клиник-диагностика лабораториясе, функциональ диагностика һәм медицина профилактикасы кабинетлары урнашкан. Поликлиника көненә 320 кешене кабул итүгә тәгаенләнгән – 200 өлкән кеше һәм 120 бала. 16 миллион сумлык яңа җиһазлар алынды.
Илдар Инвир улы билгеләвенчә, аларда медицина профилактикасына, халыкны диспансерлауга бик җитди карыйлар, яхшы нәтиҗәләргә дә ирешкәннәр. Бу юнәлештә Кушнаренко дәваханәсе республиканың иң яхшы биш учреждениесе исемлегендә. Мәсәлән, үткән елда гына да 39 онкология очрагын иртә ачыклый алганнар.
- Онкологияне вакытында ачыклау пациентны уңышлы дәваларга һәм аның гомерен кимендә биш елга озайтырга мөмкинлек бирә, - ди табиб. – Шулай ук репродуктив яшьтәгеләрне диспансерлауга аерым игътибар бүләбез. Халыкта үлем очракларының кимүе дә күзәтелә.
Поликлиника 26096 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 5215е – балалар, 13939ы эшкә яраклы яшьтәгеләр һәм 7746сы - өлкәннәр. Барлыгы Кушнаренко үзәк район дәваханәсендә югары белемле 56 белгеч эшли, шуларның 46сы поликлиникада медицина ярдәме күрсәтә, 148 урта медицина хезмәткәренең 115е поликлиникада эшли. Баш табиб барлык белгечләрнең дә җитүен билгеләде. Хәер, яңа заманча бинаны карап йөргәндә без биредә эшләргә теләүчеләрнең җитәрлек булуы гаҗәп түгел икәненә төшендек.
- Менә, баш табиб әйткәнчә, иске поликлиникада булмаган уңайлы көтү зонасы, - ди безгә медицина учреждениесен күрсәтеп йөрүче өлкән шәфкать туташы Эльза Кадыйрова. – Менә табибларның исем-фамилияләре язылган, кабул итү вакытлары, кабинетлары күрсәтелгән. Тирә-якка күз салыгыз, мондый поликлиникада эшләве дә - үзе бер рәхәтлек.
Күз салабыз - коридорлар иркен, диварлар матур, якты төсле, барлык җирдә чисталык, пөхтәлек, җиһазлар яңа. Табиб кабинетлары янындагы берничә пациент белән сөйләшеп алабыз.
- Яңа поликлинкага сөенеп бетә алмыйбыз. Биредә уңайлы, иркен, барлык шартлар бар, - ди Каратәкә авылыннан килгән Гөлчәчәк Фәйзуллина. – Табибларыбыз да бик яхшы, белемле.
Самат Габделкәримов Байталлы авылыннан. Ул – махсус хәрби операция яугире. Туган ягына вакытлыча ялга кайткан. 2022 елда ук мобилизацияләнгән ир-егет әле сәламәтлеген ныгытып йөри, ул дроннар һөҗүменә тарыган, җәрәхәтләр алган, кайбер кыйпылчыклар тәнендә калган. "Туган районымда шундый матур, заманча поликлиника, якташларым өчен уңайлылыклар булдырылуына шатмын", - ди ул.
Аның сүзләренә Кушнаренкода яшәүче 81 яшьлек Файзылхан абый Гыйләҗев тә кушыла. "Безгә, гади авыл кешеләренә, шәһәрдәге кебек шартлар булдырдылар. Хәтта өйрәнеп бетеп тә булмый, мин үзем бу дөньяда күпне күрдем, югыйсә..." – ди дәһшәтле елларда дөньяга килгән өлкән яшьтәге абзый.
Медицина профилактикасы бүлегендә безне үз һөнәренә чын-чынлап гашыйк фельдшер Рида Рәҗәпова каршы ала. Ул горурлык белән чисталыктан ялтырап торган, заманча җиһазландырылган якты бүлмәләрне – анкета тутыру, кабул итү, анализлар тапшыру кабинетларын күрсәтә, бер уңайдан диспансерлау узуның никадәр мөһим икәнлеге турында сөйли.
- Менә бу бүлмәне без “Сәламәтлек мәктәбе” дип атадык. Монда без кешеләр белән әһәмиятле сөйләшүләр алып барабыз, - ди Рида Миңнеәхмәт кызы. – Диспансерлау мәсьәләсе бүген бик актуаль, мин һәркемне үзенә игътибарлы булырга чакырам. Дәвалануга караганда авыруны кисәтү җиңелрәк бит.
Әйткәндәй, Кушнаренко поликлиникасында белгечләргә кытлык юк. Алар арасында тәҗрибәлеләре дә, хезмәт юлын күптән түгел генә башлаганнары да бар. Мәсәлән, Рида Макулова бирегә “Авыл докторы” программасы буенча кайткан. Программа буенча бирелгән акчага фатир алган.
- Үзем Иске Кормаш авылында туып-үстем. БДМУны 2018 елда тәмамладым. 2020 елда, декрет ялыннан соң, биредә участок терапевты булып хезмәт юлын башладым. Ирем вахта ысулы белән эшли, ике бала үстерәбез. Безнең гаилә өчен “Авыл докторы” программасы буенча күрсәтелгән ярдәм бик сөендерде. Фатирлы да булдык, балалар бакчасына урын да шунда ук бирелде, - ди яшь табибә.
Баш табиб Илдар Бакаев билгеләвенчә, үткән елда гына да районга 15 “Авыл докторы” һәм 16 “Авыл фельдшеры” кайткан. ФАПлар һәм табиблык амбулаторияләре дә яңартылып, төзелеп тора. Былтыр Канлы, Илек, Карача-Елга, Иске Кормаш авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары булдырылган. Райондагы өч табиблык амбулаториясе дә яңартылган – һәркайсы 15 миллион сумлык модульле биналар булдырылган. 2030 елга биредә барлык ФАПларны яңартып бетерергә планлаштыралар.
Әйе, респбликада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештәге программаны гамәлгә ашыру кысаларында узган елда Кушнаренко авылында поликлиника файдалануга тапшырылды, төбәктә 9 объектка капиталь ремонт ясалды, 135 модуль конструкция урнаштырылды, 4082 берәмлек медицина җиһазы һәм 206 автотранспорт кайтарылды. Быел программа кысаларындагы чаралар элек булганча 50 мең түгел, ә 100 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда гамәлгә ашырыла. Шулай ук быел яшәү урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру максатларында 6 поликлиниканы файдалануга тапшыру, 9 объектка капиталь ремонт ясау, 134 модуль конструкция урнаштыру планлаштырыла. 5 мартка тиз төзелә торган 22 модуль конструкция урнаштырылган инде.
-Безнең бурыч - республиканың социаль-икътисади үсеше белән тыныч итеп, ышанычлы шөгыльләнү. Төбәкнең идарә итү командасы бердәм һәм нәтиҗәле эшләргә тиеш. Якындагы елларда Башкортстан яңа гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру өчен җитди федераль ресурслар алачак. Мәсәлән, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча. Әгәр без Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаганнарның барысын да эшләсәк, 2030 елга бездә инфраструктура, биналар, җиһазлар өлешендә бу өлкәдә бернинди проблемалар булмаячак, - дип билгеләде Радий Хәбиров чыгышларының берсендә.
Ә төбәк җитәкчесенең әйткән сүзендә торуына без ышандык инде. Моны Кушнаренкога сәфәребездә дә ишетеп кайттык: “Чын ир-егет әйтә һәм эшли!” – дип елмаеп озатып калды безне яңа, заманча, барлык уңайлыклары булган поликлиникада эшләүче табиблар.
Автор фотолары.