12 мартта Мәскәүдә Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы уздырды. Алар республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә күләмле проектларны тормышка ашыру турында фикер алышты.
Төп мәсьәләләр:
✔ Яңа гомумдәүләт проектлары – «Озын һәм актив гомер» һәм «Гаилә» кысаларында онкология, ана һәм бала сәламәтлеген саклау, ашыгыч ярдәм системасын үзгәртү планлаштырыла.
✔ Башкортстанның яңа программасы – 2026-30 елларда сәламәтлек саклау инфраструктурасын яңарту проекты эшләнде. Ул яңа медицина объектларын төзү, искеләрен ремонтлау, модульле конструкцияләр урнаштыру, медицина җиһазлары һәм ашыгыч ярдәм машиналары сатып алуны үз эченә ала.
✔ Кардиохирургия үзәгенең 135 урынга исәпләнгән яңа хирургия корпусы шушы айда ачылачак. Анда йөрәк һәм кан тамырларына югары технологияле операцияләр ясалачак.
Радий Хәбиров министрны яңа кардиоүзәк ачылышына чакырды һәм сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча республикага федераль ярдәм кирәклеген билгеләп үтте.
Фото: glavarb.ru