Саматның төп хезмәте - "ашыгыч ярдәм" фельдшеры, ул Уфа таксиларының берсендә дә эшли. Сөйләшергә ихлас, ачык йөзле егет күргәннәре турында яшерми бәян итә.
- Нинди дә булса фаҗига урынына безнең хезмәт еш кына башкалардан тизрәк килеп җитә. Әйтик, ир хатынына кул күтәргән, ул гына түгел, җәрәхәтләр салган очраклар була. Хатынының ачыргаланып кычкаргынын ишетә торып, полиция хезмәткәрләре килүен көтеп утырып булмый, алар арасына керергә туры килә, ә җаһилнең кулында еш кына пычак яисә башка куркыныч нәрсә. Яшәү белән үлем арасы бик якын булганда үзеңне аяу турында уйламыйсың.
Ә кемдер үлемне үзе теләп якынайта. Кичә генә шәһәрнең 69нчы маршрут автобусында тыелган матдәләр кулланган 15әр яшьлек ике үсмер малайны һушларына китереп карадык. Беренче карашка ук монда дәваханәдәге реанимация кирәклеге аңлашылса да, инструкция буенча без аларга урында беренчел ярдәм күрсәтергә тиеш. Берсе һушына килде, икенчесен табиблар кулына илтеп тапшырдык. Ә бер хезмәттәшебез бәлагә тарыган 3 яшьлек сабыйны туры дәваханәгә илтүне сайлаган, шуның белән иң кадерле секундларны дөрес файдаланып, аның гомерен саклап калган. Әмма аның эше судта, фельдшерны инстструкцияне төгәл үтәмәгәне өчен хөкем итәләр.
Чынында, безнең эшнең асылын белмичә тәнкыйтьләргә ашыгучылар күп. Әйтик, Уфаның зур сәүдә үзәгендә, кешеләр күпләп йөри торган урында бер егет конвульсиядә бәргәләнә. Шундагы кешеләр ашыгыч ярдәм чакырткан. Ә без бу "авыру"ны яхшы беләбез, ул - зур стажлы наркоман, махсус рәвештә шундый урында "спектакль" куя, фельдшер килеп, укол кадаса, "терелеп" китә. Кадамый кара, аны уратып алган "белгеч"ләр әйтмәгәнен калдырмый! Без аңа инъекция өчен су кадыйбыз да, сәүдә үзәгеннән алып китәбез. Ә машинага кереп утыргач, ул кроссовкасын салып, аны чәйни башлый. Кулыннан тартып алам димә!
Көләргә дә, еларга да белми торган хәлләр еш була инде ул. Бу атнада Иглин поселогыннан заявка килде, 48 яшьлек хатын-кызның "с сердцем плохо". Барып керсәк, өйдә табын корылган, шарлар эленгән, музыка уйный... Баксаң, ханымның "с сердцем плохо" гына түгел, "душа болит" икән... "Минем белән бераз утырып китегез инде, зинһар", - ди ул. Ә шул вакытта "Тизрәк килеп җитегез инде, зинһар!" - дип, безне үлем белән яшәү арасындагы кеше көтеп ята...
Кешеләр тормышының иң хәлиткеч мизгелләрендә янәшә булучы шундый фельдшерларга - ихтирам һәм хөрмәт!
Фото: "Башинформ"