+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Җылы көннәрдә тарала торган инфекцияләр хакында фикер алыштылар

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә җәйге сезон алдыннан табигый-учак инфекцияләре буенча эпидемиологик хәвефләрне булдырмау чаралары турында фикер алыштылар.  

Җылы көннәрдә тарала торган инфекцияләр хакында фикер алыштылар
Җылы көннәрдә тарала торган инфекцияләр хакында фикер алыштылар

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр иткәнчә, 2024 елда Башкортстанда бөер синдромы (тычкан бизгәге) белән республиканың 344 кешесе авырган. Бу соңгы биш ел эчендә уртача күрсәткечтән өч тапкырга кимрәк.

– Урман массивларын һәм торак пунктларны дератизацияләү күләмен ике мәртәбә – 40 мең гектардан 90 мең гектарга кадәр арттыру буенча үз вакытында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә авырулар саны тотрыклы рәвештә кимүгә ирешелде, - дип билгеләп үтте Анна Казак. - Анализ күрсәткәнчә, авыручыларның яртысыннан артыгы көнкүреш шартларында һәм күмәк бакчаларда инфекция йоктырган. Бу инфекциягә каршы вакцина юк, яшәү урыннарында санитар эшкәртү үткәрергә кирәк.

Моннан тыш, Башкортстан - талпан боррелиозы белән авыру куркынычы югары булган төбәкләр рәтендә. Шулай ук республикада 42 административ территория талпан вируслы энцефалит белән авыру буенча имин түгел.

– Ел саен 4 мең гектар тирәсе талпанны эшкәртәләр, - дип билгеләп үтте “Роспотребнадзор” җитәкчесе. - Шәһәрләр һәм районнар актив үсә, яңа рекреация урыннары һәм җәлеп итү зоналары барлыкка килсә дә, планлаштырылган эшкәртүләр күләменең саклануы сагаю тудыра.

Анна Казак һәр муниципалитетта талпаннарга каршы эшкәртүләрне рациональ планлаштыру өчен рекреация урыннары реестрын (парклар, скверлар) эшләргә һәм расларга тәкъдим итте. Шулай ук черкиләргә каршы эшкәртүләр үткәрү өчен туктап торган сулыкларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Бу реестрны, яңа төзелә торган ял объектларын исәпкә алып, ел саен актуальләштерергә кирәк.

“Роспотребнадзор” җитәкчесе республикада яшәүчеләргә үз җир участокларын тәртиптә тотарга һәм эшкәртергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, талпан энцефалитына каршы вакцина ясарга киңәш итте.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада имин эпидситуацияне саклау өчен барлык профилактика чараларын үтәргә кирәк. Төбәк җитәкчесе халык арасында киң мәгълүмати-аңлату кампаниясе уздыруны йөкләде.

- Бу җитди тема. Мондый авырулардан соң кешеләр инвалидка әйләнә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Күп кешеләр хәзер урманга, паркларга барачак. Ә биредә барысы өчен дә киңәшләр аңлаешлы һәм гади. Аларны үтәргә кирәк, һәм шул вакытта без куркынычларны сизелерлек киметәчәкбез.

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: