+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

“Сыйфатлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеге арта”

Бүген илебез Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт думасында депутатлар алдында чыгыш ясады. Ул сәламәтлек саклау темасына зур игътибар бүлде.  

“Сыйфатлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеге арта”
“Сыйфатлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеге арта”

Премьер-министр белдерүенчә, Русиядә авыруларны профилактикалау һәм вакытында дәвалауны тәэмин итү өчен медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыру буенча системалы эш алып барыла. Илдә сәламәтлек саклауның беренчел звеносының 10 меңнән артык оешмасы төзелгән яки ремонтланган. Аларга 230 мең берәмлектән артык медицина җиһазлары кайтарылган, 60 проценты - үзебезнеке.

Ана һәм балаларны саклау системасы үсеш ала, барлык яңа туган сабыйлар диярлек 40 патологиягә киңәйтелгән неонаталь скрининг уза:

"Бүген илдә сабыйлар үлеме күрсәткече Русия һәм Советлар Союзы тарихында иң түбән. Бу сүзләр артында - сабыйлар, аларга югары класслы табиблар кирәк вакытта ярдәм күрсәтә һәм яшәү мөмкинлеге бүләк итә", - диде Михаил Мишустин.

Илдә 21 балалар дәвханәсен файдалануга тапшырганнар һәм барлык поликлиникаларны диярлек җиһазландырганнар -2,5 меңнән артык.

2024 елда 109 миллион кеше профилактик тикшерү узган. Медицина реабилитациясе узу өчен 320гә якын оешма яңадан җиһазландырылган.
"Русиянең барлык гражданнары өчен югары технологияле дәвалану мөмкинлекләре киңәя. Бу бик катлаулы операцияләр. Һәм узган ел алар 1,5 миллионнан артык тапкыр бушлай үткәрелгән. Һәрбер шундый тарих артында кеше гомере тора, куркыныч авыруны җиңү өмете", - дип белдерде Премьер-министр.

Михаил Мишустинның чыгышы буенча Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның фикерен сорадык. Ул Премьер-министр сүзләренең төпле һәм дәлилләр белән ныгытылган булуын билгеләде һәм Башкортстанда сәламәтлек саклау тармагына җитди игътибар бүленүен әйтте.

“2024 елда без беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын да кертеп, 145 сәламәтлек саклау объектын уңышлы төзедек һәм капиталь ремонтладык. 2025 елда бу эш яңа импульс ала: тиз төзелә торган 134 заманча модуль конструкцияне монтажлау планлаштырыла, шулардан 121 ФАП, 9 табиб амбулаториясе һәм гомум практика табибларының 4 офисы, алар функциональлеге һәм уңайлылыгы буенча персоналга да, пациентларга да алдагы буыннардан күпкә өстенрәк. Ә 2026 елда без тагын 106 модуль конструкция урнаштырачакбыз”, - диде Айрат Рәхмәтуллин.

Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, бүген Башкортстанның сәламәтлек саклау системасы - 50 меңгә якын медицина хезмәткәреннән торган команда. Узган ел "Авыл докторы" федераль программасы буенча 197 табиб эшкә урнашкан, быел - 129, "Авыл фельдшеры" программасы буенча - 33 урта звено хезмәткәре. Шулай ук "Кече оешмалар өчен табиблар" программасы буенча 50 кеше җәлеп ителгән. Кадрлар үзәге ачылган, ул персоналны сайлап алу белән шөгыльләнә һәм барлык кадрлар мәсьәләләренә оператив җавап бирә.
“Нәтиҗәдә, узган ел безгә, алдагы ел белән чагыштырганда, 320 табибка күбрәк эшләргә килде. Авыл җиренә белгечләр җәлеп итү өчен без ай саен өстәмә түләүләр, киләчәктә хосусыйлаштыру мөмкинлеге булган хезмәт торагы бирү һәм гарантияле эшкә урнашу белән адреслы максатчан укытуны үз эченә алган ярдәм системасы булдырдык”, – дип билгеләде министр.

Фото: “tvc.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: