+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 апрель 2025, 07:10

Яңа ФАПлар сафка керә

Кырмыскалы районында соңгы елларда 13 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды.

Яңа ФАПлар сафка керәЯңа ФАПлар сафка керә
Яңа ФАПлар сафка керә
Соңгы елларда халыкның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә республикада бик күп эшләр башкарыла: шәһәр-авылларда бер-бер артлы яңа, уңайлы, заманча дәваханәләр, медицина үзәкләре, фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырыла. Кырмыскалы районында да “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә медицина учреждениеләрен төзү актив бара.

Бер ел элек район үзәгендә күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар поликлиникасы ишекләрен ачты. Заман таләп­ләренә җавап биргән һәм нәтиҗәле эшләү өчен барлык корылмалар белән җиһазлан­дырылган медицина учреждениесе бер сменага 150 кешене кабул итәргә сәләтле.
Район үзәгеннән тыш, төпкел авылларда яшәүчеләрнең дә хәзер югары сыйфатлы медицина ярдәмен үзләрендә алу мөмкин­леге бар. Соңгы елларда гына районда 13 яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелде. Мондый уңай үзгәрешләр “Сәла­мәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклау­ның беренчел звеносын модер­низацияләү” программасы чик­ләрендә тормышка ашыры­ла. Авыллардагы барлык ФАПлар тәҗрибәле фельдшерлар белән дә тәэмин ителгән. Аларның хезмәт стажы да дистә еллар белән исәпләнә. Мәсәлән, узган елның декабрь аенда Арслан авылында ачылган яңа фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Светлана Мещерекова медицина өлкәсендә 20 ел хезмәт сала, 2021 елда ул бирегә “Авыл фельдшеры” программасы буенча эшкә килгән иде. Бу елларда ул авылда үз кешегә әверелде. Светлана Вячеславовна арсланлылардан тыш, күрше авыллар халкын – барлыгы 400дән артык кешене, шул исәптән 35 баланы хезмәтләндерә.
Үзәк район дәваханәсенең өлкән фельдшеры Светлана Гайфуллина билгеләвенчә, агымдагы елда да бу юнәлештәге эшләр – ФАПлар төзү дәвам итәчәк. “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты чикләрендә районда тагын биш ФАП сафка кертеләчәк. Илтирәк, Николаевка һәм Карлыманбаш авылларында төзелеш эшләре тулы куәткә бара. Яңа биналар барлык заман таләпләренә җавап бирәчәк, аларда халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм медицина хезмәткәрләре өчен барлык уңайлы шартлар булдырылачак.
Тиздән Илтирәк авылында яңа модульле ФАПның нигезен салу һәм бинаның тимер каркасын күтәрүгә тотыначаклар, әлегә мөһим медицина объекты урнашачак урында субайлар кагылды. Бинаның стеналары сэндвич-панельдән эшләнсә, түбәсе профнастил белән ябылачак. Бу яңа ФАПта Илтирәк авылында яшәү-
че – 682, Яңа Андреевка-
дан – 101 һәм Грачевкадан 47 кешегә медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Николаевка авылында да шундый ук модульле ФАПны монтажлый башладылар. Медицина инфраструктурасының мөһим объекты, Николаевка авылында яшәүче 800гә якын кешедән тыш, күрше Ульяновка халкын да хезмәтләндерәчәк.
Карлыманбаш авылындагы фельдшер пункты моңа кадәр иске бинада урнашкан иде. Әлеге объект дәүләт программасына кертелде. Бүген фельдшер Гөлсинә Бикбулатова өч авыл халкын, шул исәптән Смоленка һәм Яңа Куганак авылларыннан – барлыгы 400гә якын кешене кабул итә.
Яңа, якты, җылы бинага кү­ченеп, уңайлы шартларда эшләү турында фельдшер күптән хыяллана, авыл халкы да яңа бинаның ачылуын зур түземсезлек белән көтә.
Авыл җирендә медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен арттыру – республикабызда төп максатларның берсе. Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга йөз тоткан әһәмиятле программа­ларның берсе – фельдшер-акушерлык пунктлары төзү. Ни генә дисәң дә, халыкның гомер озынлыгы да авыллардагы ФАП­ларның тиешле шартларда эш­ләвенә турыдан-туры бәйле. Шулай ук сыйфатлы медицина ярдәмен вакытында алу күп чирләрне урап узарга ярдәм итә. Бу исә кешеләрнең уртача гомер озынлыгын арттыра. “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты чикләрендә республикада 2030 елга уртача гомер озынлыгын – 78 яшькә, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр җиткерү максаты куелды.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас