Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында агымдагы елда республиканың авыл районнарында эшләүче медицина хезмәткәрләре алачак компенсация суммалары әйтелде. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева бу мәгълүматларны Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында тәкъдим итте. Бирелгән мәгълүматларга караганда, 2025 елда матди ярдәм чаралары 211 медицина хезмәткәренә кагылачак.
Башкортстанда авыл җиренә медицина кадрларын җәлеп итүгә һәм эшләтүгә юнәлтелгән «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары эшли. Әлеге программаларда катнашу шартнамә төзелгәннән соң кимендә биш ел авыл җирендә эшләүне һәм компенсация түләүләре алуны күздә тота. Түләүләр суммасы вазыйфага һәм программага карап үзгәреп тора.
«Авыл табибы» программасы кысаларында агымдагы елда 129 медицина хезмәткәренә 144,5 миллион сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Акчаларның бүленеше түбәндәгечә: 61 табиб – 1,5 миллион сум, 20 табиб – 1 миллион сум, урта медицина персоналының 36 хезмәткәре - 750 мең сум, урта медицина персоналының 12 хезмәткәре 500 мең сум алачак. Чагыштыру өчен: былтыр бу программага 214,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән, бу Башкортстанга федераль бюджеттан үзләштерелгән акчалар күләме буенча Русия субъектлары арасында лидерлар бишлегенә керергә мөмкинлек бирде.
«Авыл фельдшеры» программасы быел 33 фельдшерга (акушеркага) кагылачак, ярдәмнең гомум суммасы - 16,5 миллион сум (һәрберсенә 500 мең сум).
2023 елдан гамәлгә ашырылучы «Кече медицина оешмалары өчен табиблар» программасы аерым игътибарга лаек. Ул кече медицина учреждениеләрендә эшләүче табибларга килешү төзелгәннән соң беренче өч ел эчендә 3әр миллион сум түләүне күздә тота. Быел 49 табибка 1 миллион сум түләү планлаштырылган иде (гомум суммасы - 49 миллион сум), әмма Динара Ениикеева хәбәр иткәнчә, бу программаны финанслау вакытлыча туктатылган.
Фото: zianzori.ru