+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 апрель 2025, 04:43

Терел, Тигран!

Табиблар Тигран Кеосаянның баш мие үлгән дип саныймы?

Терел, Тигран!Терел, Тигран!
Терел, Тигран!

Ул инде күптән комада ята. Табиблар аның гомере өчен көрәшә, ләкин социаль челтәргә Тигранның баш мие күптән үлгән дигән мәгълүмат чыккан.

Режиссерның хатыны Маргарита Симоньян башта иренең кан басымы күтәрелүен, ә аннары йөрәге туктавын сөйләгән. Табиблар хәлне тотрыкландыра алганчы берничә минут узган, Тигран клиник үлем кичергән.

Режиссерның баш мие кислородсыз күпме вакыт үткәргәнлеге әлегә төгәл билгеле түгел, ә бу - хәлиткеч фактор.

Элегрәк ул берничә тапкыр үлем бусагасында булган инде. 2008 елда аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салалар - стент куялар. Ике елдан Тигранны миокард инфаркты суга. Өченче инфаркты 2022 елда була.

Шуңа да карамастан, Тигран актив эшләвен дәвам итә: фильмнар төшерә, тапшырулар алып бара, сәяси дискуссияләрдә катнаша.

Әлегә режиссерның хәле бик авыр: ул үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган, йөрәк эшен дәвам иттерү өчен дарулар ала. Аның мие бик аз активлык күрсәтә.

Вакыт режиссерга каршы уйный, чөнки комадагы көннәр һәм сәгатьләр организмның гомуми халәтенә тәэсир итә: мускуллар көчсезләнә, тәндә тишелүләр, тромблар барлыкка килү куркынычы арта.

Әмма тарихта могҗиза булган очраклар билгеле. Һәрхәлдә, режиссерның гаиләсе могҗизага ышана. Без дә Тигранга чирне җиңеп чыгуын телибез.

Фото: "Хитрости домохозяйки" журналыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас