

- Поликлиникалар 2, 3, 8, 10 майда шимбә графигы буенча эшләячәк (08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр).
- 1, 9 майда – бәйрәм көне графигы буенча (08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр).
1, 2, 3, 8, 9, 10 майда шулай ук диспансерлау һәм һөнәри карау узарга мөмкин булачак.
- Хатын-кызлар консультацияләре 1, 2, 3, 8, 9, 10 майда эшләячәк. Шул ук көннәрдә йөкле хатын-кызлар УЗИ скринингы уза алачак.
- Яңа туган балаларның биоматериалларын неонаталь һәм киңәйтелгән неонаталь скрининг үткәрү өчен 1 майдан 11 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итәчәкләр: Уфа шәһәре, Чернышевский урамы, 41.
- Кичектергесез стоматологик ярдәмне 1, 2, 3, 4, 8, 9, 10, 11 майда 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак.
Даруханәләрнең эш графигын сылтама буенча табарга мөмкин: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/716823/
Фото: “radishevo.gosuslugi.ru”