

- Балаларда авыруларны профилактикалау, иртә диагностикалау һәм нәтиҗәле дәвалау балалар сәламәтлеген саклауның төп юнәлешләре булып тора. Бездә 50дән артык бала "муковисцидоз" диагнозы белән күзәтелә, ә 1,5 меңнән артыгы – I типтагы шикәр чире белән. Аларга күрсәтелә торган медицина ярдәменең югары сыйфатын тәэмин итү бик мөһим. Моңа балалар хезмәтенең планлы үсеше һәм тиешле үзәкләр булдыру ярдәм итә, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, республикада махсуслаштырылган балалар үзәкләре булдыру дәвам итә. Бүген онкология һәм гематология, ген дерматозлары, үсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау, балалар эндокринологиясе, муковисцидоз, орфан авырулары, менталь сәламәтлек, паллиатив ярдәм үзәкләре эшли.
Тулырак: “https://pravitelstvorb.ru/news/26602/”