

Югары уку йортлары студентлар кампусы мәйданчыгына Идел буе федераль округының хирургия профиле белгечләре җыелды. Чарада 250дән артык кеше — хирурглар, травматологлар, анестезиолог-реаниматологлар, оториноларингологлар, реконструктив һәм пластик хирургия белгечләре катнаша. Алар - СВО барышында яраланганнарны һәм зыян күрүчеләрне дәвалау белән турыдан-туры шөгыльләнүче табиб-белгечләр.
Конференциядә катнашучылар сугышчан җәрәхәтләр вакытында беренче ярдәмне оештыру һәм күрсәтү, аяк-кулларның ату җәрәхәтләрен заманча дәвалау, яраланган СВО катнашучыларын реабилитацияләү һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар. Шулай ук, катнашучыларны заманча хирургик методикаларга һәм яралыларны дәвалау технологияләренә өйрәтәчәкләр. Аларга Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталь һәм Хәрби-медицина академиясе белән хезмәттәшлектә Русия хирурглар җәмгыяте тарафыннан эшләнгән гражданлык хирурглары өчен хәрби-кыр хирургиясе буенча белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк.
"Яралыларга хирургик ярдәм күрсәтү тактикасы сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Сәламәтлек саклауның гражданлык звеносыннан хирургия белгечлекләре табибларын медицина эвакуациясенең төрле этапларында яралыларга ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү зарурлыгы туа. Бу хәрби-кыр хирургиясе буенча яңа белем һәм күнекмәләр таләп итә", - дип билгеләп үтте республиканың сәламәтлек саклау министры.
"Бүген Стратегик башлангычлар агентлыгының төп игътибары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү системасын төзүгә юнәлтелгән. Без аларга тиешле кайгырту һәм игътибар тәэмин итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Ярдәмнең нәтиҗәле механизмнарын булдыру өчен Агентлык төрле юнәлешләр буенча эшли. Идел буе федераль округы төбәкләре хәрби-гражданлык медицинасы компетенциясе үзәкләрен төзү проектын гамәлгә ашыруга кертелгән икенче округ булды. Аның беренче этабында «Гражданлык» секторының хирургия белгечлекләре табиблары өчен хәрби-кыр хирургиясенең база принциплары буенча белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Тулаем проект СВО катнашучыларына һәм ветераннарына комплекслы медицина ярдәме күрсәтү, тернәкләндерү һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле шартларны булдыруга юнәлтелгән. Бу - илебезне яклаучыларның тормыш сыйфатын тәэмин итүгә мөһим адым", - дип хәбәр итте Стратегик башлангычлар агентлыгының проектлар буенча директоры Сергей Стрижнев.
Конференциядә катнашучылар, шулай ук, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә һәм республика Сугыш ветераннары клиник госпиталендә булачак, аларда СВО катнашучыларына медицина ярдәме күрсәтү буенча төбәкнең иң яхшы тәҗрибәләре белән танышачак.
Автор фотосы.