+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 апрель 2025, 11:50

Яугирләргә табиб ярдәме мөһим

Бүген Уфада вузара студентлар кампусында «Граждан табибы күзлегеннән хәрби медицинаның заманча алымнары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе ачылды.  

Яугирләргә табиб ярдәме мөһимЯугирләргә табиб ярдәме мөһим
Яугирләргә табиб ярдәме мөһим

Чара Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның сәламләү сүзеннән башланды. Ул җыелучыларны Башкортстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде һәм әһәмиятле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Яңа проектларны алга җибәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының "Социаль проектлар" юнәлеше буенча социаль өлкәдә яңа технологияләр дивизионы проектлары директоры Сергей Стриженов медицина ярдәмен оештыруның аларның эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булуын һәм табибларга ярдәм итү буенча проектлар оештыруларын билгеләде.

Конференциядә катнашучыларны шулай ук Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева; медицна фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе академигы, БДМУ ректоры Валентин Павлов; медицина фәннәре докторы, профессор, БДМУның эндоскопия курсы белән хирургия кафедрасы мөдире, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Башкортстан хирурглары ассоциациясе рәисе Вил Тимербулатов һәм башкалар сәламләде. Алар мөһим эштә тәҗрибә уртаклашуның әһәмиятле булуын ассызыклады.

Чарада сугышчан җәрәхәт вакытында беренче ярдәмне оештыру һәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде, алгы сызыкта хәрби хезмәткәрне медицина белән тәэмин итү чараларын эшелонлаштыру, аяк-кулларның атудан җәрәхәтләнүен заманча дәвалау турында сөйләштеләр. Спикерлар ресурслар чикләнгән шартларда анестезиологик-реанимацион ярдәм күрсәтү нечкәлекләре белән бүлеште.

Иртәгә табиблар практик демонстрация белән «Җәрәхәтләрне дәвалауның заманча ысуллары һәм алгоритмнары» дигән күчмә курс уздырачак.

Чара табибларны, хирургларны, травматологларны, анестезиолог-реаниматологларны, нейрохирургларны, торакаль хирургларны, оториноларингологларны укыту максатларында уза.

Автор фотолары.

 

Яугирләргә табиб ярдәме мөһим
Яугирләргә табиб ярдәме мөһим
Яугирләргә табиб ярдәме мөһим
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас