

Үзәк директоры Гүзәл Лашина билгеләвенчә, “2025 елда фельдшер-акушерлык пунктының иң яхшы фельдшеры” бәйгесенең беренче этабында 1356 белгеч көч сынашкан. Икенче этапка 26 иң яхшы фельдшер чыккан. Бүген алар симуляция җайланмаларын кулланып, биш станциядә һөнәри осталыкларын исбат итте: йөрәк-үпкә реанимациясе, анафилактик шок, амбулатор шартларда яралгының аускультациясе, сөт бизләрен карау һәм пальпацияләү, иммунобиологик дару препаратларын кабул итүне һәм саклауны оештыру.
Бәйгегә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән изге һөнәр ияләре җыелган иде — Күмертау, Стәрлетамак, Дүртөйле, Ярмәкәй, Караидел, Белорет, Балакатай, Кырмыскалы, Илеш. Чара башланыр алдыннан алар төркем-төркем булып җыелып, кат-кат белемнәрен ныгытты, бер-берсе белән киңәшләште, әзерлекләрен тикшерде. Осталыкларын күрсәтергә килүчеләр арасында тәҗрибәле белгечләр дә, хезмәт юлын күптән түгел башлаганнар да бар иде.
Мәсәлән, Айзат Сәйфетдинов Стәрлетамак районының Түбән Услы фельдшер-акушерлык пунктында әле сигез ай гына эшли. Шулай да хезмәттәшләре аның үз эшенең остасы булуын билгели, чөнки егет бер ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләп килгән.
Гомумән, Сәрлетамактан бәйгегә сигез кеше килгән. Күпләрнең “җанатарлары” да бар. Мәсәлән, Эльвира Шәфиеваның кызы Гөлназ кадерле кешесе турында сүз әйтергә ашыкты: “Әнием Күчәрбайда 40 ел фельдшер булып эшли! Ул шулкадәр үз эшен ярата!”
Дүртөйлеләр дә күмәк килгән — бишәүләр. Аларның бергә җыелып сөйләшүләрендә дус-тату һәм бер-берсенә ярдәм итәргә теләүләре чагылды.
—Дулкынланам, әлбәттә, ничек дулкынланмый, ди! Озак еллар эшләгән кеше дә дулкынлана. Безнең эш тә һәрвакыт кешеләр өчен хәстәрлекле булуны таләп итә, — диде Лидия
Николаева.
Аңа хезмәтәше Лилия Мөхәммәтгалиева да кушылды. Яшь белгеч Казанда белем алган. “Туган җир газиз, якын, туган ягымда эшлисем килде!” — ди ул.
Менә бәйге башланып китте. Биш станция булгач, катнашучылар бишәрләп кереп көч сынашты. Берсе бәяләүчеләргә дарулар турында сөйләгәндә, икенчесе манекенга реанимацион чаралар ясады, өченчесе сөт бизләрен дөрес тикшерүне күрсәтте...
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташлары эше белән идарә буенча баш штаттан тыш белгече Эльмира Әхмәтшина әйтүенчә, мондый конкурс инде 20 ел үткәрелә һәм яхшы белгечләрне ачыкларга, фельдшерларның осталыкларын яхшыртырга, белемнәрен камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның беренче бишлегенә Гөлнара Кашапова (Ярмәкәй), Гөлназ Гәрәева (Югары Яркәй), Лида Игошева (Караидел), Эльвира Шәфиева (Стәрлетамак), Нурия Йосыпова (Караидел) керде.
Әйе, авыл җирендә фельдшер — бик кирәкле кеше. Аның һөнәри осталыгы авыл кешесенең сәламәтлек торышына турыдан-туры йогынты ясый.
Бүгенге бәйгене күргәч, безнең республикада үз һөнәрләренең осталары булган фельдшерлар эшләвенә шик калмады.
Автор фотолары.