

Рекордсменка сүзләренчә, озак яшәргә аңа конфликтлар булмау ярдәм иткән.
“Беркайчан да беркем белән дә бәхәсләшмим, бары башкаларны тыңлыйм һәм үземә ошаганча эшлим", — дип, аның сүзләрен китерә “Associated Press”.
Бу әбекәй1909 елда туган. Ул Англиянең көньягындагы Шиптон-Беллингер авылында дөньяга килә.
Рекордсменкага 18 яшь булганда ул Һиндстанга күченә, ул вакытта Һиндстан Британия колониясе була.
Шулай ук хатын-кыз Гонконгта һәм Гибралтарда яшәгән — анда аның ире хезмәт иткән.
Элегрәк үзенең озак яшәү сере белән 103 яшьлек Дороти Кэтл уртаклашкан булган, аны Картлар йортында ягымлы итеп «Дотти» дип атыйлар. Бу ханым фикеренчә, сәламәтлеген сакларга аңа рационында балык һәм яшелчәләр бик күп булуы ярдәм иткән.
Бүгеннән башлап бәхәсләшмибез һәм балык ашый башлыйбызмы әллә?
Автор фотосы.