+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада тактик медицина буенча марафон үтә

Югары уку йортлары арасындагы кампус резиденты, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты 5 майдан 7 майга кадәр «Тактик медицина: Җиңүдән Җиңүгә» мәгариф-патриотик марафон уздыра. Чара университетның 2нче һәм 3нче корпуслары арасындагы ачык мәйданчыкта үтә.  

Уфада тактик медицина буенча марафон үтәУфада тактик медицина буенча марафон үтә
Уфада тактик медицина буенча марафон үтә

Тантаналы ачылышка студентлар, практика узучы табиблар һәм мәктәп укучылары җыелды.
- Илебездә сугыш шаукымы кагылмаган һәм туганнары Бөек Ватан сугышын узмаган бер генә гаилә дә юк. Мин бүген бик күп яшь студентларны күрәм, алар елмая, көлә, ә ул вакытта, 80 елдан артык элек, яшь егетләр һәм кызлар шулай ук хыялланганнар, көлгәннәр, планлаштырганнар, әмма фронтка киткәннәр. Бик зур тырышлык белән алар безнең киләчәгебезгә лаек булдылар, - дип сәламләде катнашучыларны Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Беренче ике көндә марафонга бөтен республикадан 200дән артык медицина сыйныфы укучысы килде. Марафон программасына ачык дәресләр, тактик медицина һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар, Бөек Ватан сугышы чорындагы полкның бәйләү пунктын реконструкцияләү, хәрби-кыр кухнясы, студентларның иҗат берләшмәләренең концерт программасы кертелгән.

Балаларга җәрәхәтләр вакытында ничек нәтиҗәле һәм дөрес эш итәргә кирәклеге турында сөйлиләр, медицина белән тәэмин итү чараларын эшелонлаштыру составы буенча мәсьәләләрне тикшерәләр, БДМУ студентлар отрядлары эше белән таныштыралар.

- Константин Толкачев һәм барлык депутатлар корпусы исеменнән марафонда катнашучыларны сәламлим. Җиңү илебезгә җиңел бирелмәде. Башкортстаннан гына да 800 меңнән артык кеше мобилизацияләнгән һәм Ватанны сакларга киткән. Бүген якташларыбыз яңадан корал тотып торырга мәҗбүр, яңадан фашизм башын күтәрде. Булачак медикларның бу мәйданчыкта башкарган эшләре илебезгә һәм сугышчыларга бик кирәк, - диде Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Салават Харасов.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26710/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас