

- Барыннан да элек, актив тормыш позициягез өчен рәхмәт белдерәм. Без сезгә һәм якыннарыгызга ярдәм итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән әлеге шифаханәдә («Зеленая роща») Республика тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. Биредә комплекслы тернәкләндерү барышында һәр яугиргә индивидуаль карау тәэмин ителәчәк, бу безнең егетләр актив тормышка тизрәк әйләнеп кайтсын өчен эшләнәчәк. Үзәкне төзекләндерү процессында барлык тәкъдимнәрне һәм теләкләрне максималь исәпкә алу өчен без сездән кире элемтә көтәбез, - дип мөрәҗәгать итте көрәшчеләргә Башкортстан Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан илдә хәрбиләрне реабилитацияләү һәм аларның гаиләләрен сәламәтләндерү программаларын гамәлгә ашыра башлаган беренче төбәкләрнең берсе булды. 2023 елдан СВОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү чарасы кертелде. Түләүсез юлламалар бирә башлаганнан бирле алардан 6,5 меңләп СВО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары файдаланган.
СВО сугышчыларының инвалидлык проблемасының күп аспектлы булуы комплекслы тернәкләндерү кирәклеген тудыра. Шуңа бәйле рәвештә хәзерге вакытта Башкортстанда гамәлдәге «Зеленая роща» шифаханәсе базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен комплекслы тернәкләндерү үзәген төзүгә актив әзерлек бара.
- Безнең бурыч - тернәкләндерүнең барлык этаплары дәвамлылыгын саклап, сугышчыларны комплекслы тернәкләндерүне оештыру. Булачак үзәк структурасында без Русия Хезмәт министрлыгы стандартлары белән регламентланган барлык реабилитация юнәлешләрен күздә тотабыз. Медицина реабилитациясе чаралары өчен шифаханә базасын файдаланырга планлаштырабыз, ул бүген медицина хезмәтләренең шактый киң спектры белән тәкъдим ителә, – дип билгеләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларның аерым категорияләрен сертификатлар исәбенә реабилитацияләү узган елның уртасыннан Башкортстан территориясендә гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта законга үзгәрешләр кертелде, һәм сертификатлар хисабына түләүсез тернәкләндерү хезмәтләре СВОда катнашучыларның киң даирәсенә ачык. Алар көрәшчеләрнең түбәндәге категорияләренә бирелә:
- Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операция барышында хәрби хезмәт узганда имгәнгән (контузия, җәрәхәт алган, яраланган) СВО катнашучыларына;
– «Хәрби хезмәткәр статусы турында» Федераль закон нигезендә хәрби хезмәткәр статусына ия гражданнарга;
- запаста булган, СВОда ирекле формированиеләр составында катнашырга теләк белдергән гражданнарга;
- Русия Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле рәвештә хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән гражданнарга.
СВОда катнашучыларны, шулай ук инвалидларның башка категорияләрен реабилитацияләүгә сертификатлар белән тәэмин итүгә быел республика бюджетыннан 90 миллион сум бүлеп бирелгән.
Сертификат 52,5 мең сумлык исемле документтан гыйбарәт. Сертификат буенча хезмәтләр исемлеге шактый киң. Мәсәлән, логопедик ярдәм, дәвалау һәм адаптив физкультура, адаптив йөзү хезмәтләрен алырга, дәвалау массажы, физиотерапия, механотерапия, кинезотерапия, рефлексотерапия, психологик-медикопедагогик тикшеренү курсларын узарга мөмкин.
Протезлау узган сугышчылар өчен протезлаудан соң реабилитация каралган, шул исәптән протезларда йөрергә өйрәтү дә. Моннан тыш, сертификат чаралары исәбенә сугышчының гаилә әгъзалары өй шартларында тернәкләндерү чараларын уздыру өчен медик-психологик һәм социаль-медицина белемнәре нигезләренә өйрәнә ала.