+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кан басымына игътибар кирәк!

Агымдагы атнаны Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы артериаль гипертониягә каршы көрәш һәм табиб билгеләгән терапиягә (17 майда билгеләп үтелүче Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне хөрмәтенә) тугрылык атнасы дип игълан итте.  

Кан басымына игътибар кирәк!Кан басымына игътибар кирәк!
Кан басымына игътибар кирәк!

Артериаль басым – кан тамырлары стеналарына кан басымы. Беренче сан — максималь – йөрәкнең максималь кыскаруы вакытында канның кан тамырларына нинди көч белән басым ясавын күрсәтә, икенчесе – минималь, ул тыныч вакыттагы халәт.

Артериаль басым югары булганда - кешегә "артериаль гипертония яисә гипертензия", ә түбәнрәк булганда - "гипотензия яисә гипотония" диагнозы куела. Шул ук вакытта озак вакыт дәвам иткән артериаль гипертония гипотониягә караганда сәламәтлек өчен шактый куркынычрак.

Бөтен дөньяда 1,5 миллиардтан артык кеше артериаль гипертония белән интегә, шул ук вакытта кешеләрнең 45 процентка якыны үзләренең артериаль кан басымы югары булуын белми. Йөрәк-кан тамырлары авырулары елына якынча 17 миллион үлем очрагының сәбәбе булып тора, бу - үлемнәрнең гомум санының 1/3 өлеше диярлек. Алардан артериаль гипертониянең катлаулануы дөньяда ел саен 9,4 миллион үлем очрагы китереп чыгара.

Артериаль гипертония — дөньяда иң киң таралган йөрәк-кан тамырлары авыруларының берсе. Өлкән халыкның 20-30 проценты шуңардан зыян күрә:
артериаль гипертония кан басымы 140/ 90 мм рт һәм югарырак булганда диагностикалана;
ул яшькә, җенескә, тәүлекнең вакытына, физик активлыкка, стресска һәм башка факторларга бәйле;
йөрәк эшчәнлегенә, шулай ук кан тамырларының сыгылмалылыгына һәм тонусына бәйле;
озак вакыт бернинди симптомнарсыз уза ала;
кан басымы югары булган кешеләрдә баш миендә кан әйләнеше бозылу (инсульт) - 7 тапкыр, йөрәк ишемиясе авыруы - 4 тапкыр, аяк тамырлары зарарлану 2 тапкыр ешрак күзәтелә;
озак вакыт дәвалау булмаса, кинәт үлем куркынычы 50 процентка арта.

Көндәлек кан басымы контроле йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авыруларын һәм аларның катлаулануын: миокард инфаркты, инсульт, кан тамырлары деменциясе, ретинопатия яисә кинәт үлемне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Артериаль гипертонияне профилактикалау зур әһәмияткә ия. Авыруның үсешен һәм аның тискәре нәтиҗәләре ихтималлыгын түбәндәге чараларны кулланганда минимумга кадәр киметергә мөмкин:
балаларның һәм яшьләрнең даими физик активлыгы һәм физик активлыгына булышлык күрсәтү;
тоз куллануны тәүлегенә 5 граммга кадәр киметү;
тәүлегенә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә куллану;
майларның гомум күләмен, шул исәптән туендырылган майларны куллануны киметү;
холестерин һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту;
нормаль тән массасын тоту;
тәмәке куллануны туктату;
алкоголь кулланудан баш тарту;
сәламәт йокы (кимендә 7-8 сәгать);
стрессларны контрольдә тоту.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас