+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Яраларны җылы куллар бәйли...

Бүген барлык дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан шәфкать туташларын тәбриклиләр, чөнки бүген - аларның һөнәри бәйрәме.

Яраларны җылы куллар бәйли...Яраларны җылы куллар бәйли...
Яраларны җылы куллар бәйли...

Чынлап та, әлеге изге һәм җиңел булмаган эшкә гомерен багышлаган кешеләр бихисап җылы сүзләргә һәм хөрмәткә лаек бит. Бүген сүзебез шундыйларның берсе — 45 еллык эш тәҗрибәсе булган шәфкать туташы турында.

Халидә Акбулатова 1960 елда Чишмә районының Сәйрән авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Туганнары, якыннары арасында медицина белән бәйле бер генә кеше дә булмауга карамастан, кыз кечкенәдән бу тармакка тартыла. Чүпрәк курчакларына “операцияләр” ясый, табигать, тирә-як мохит белән кызыксына.

Яхшы укыган кыз, 10нчы сыйныфны 1977 елда тәмамлап, күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашырырга Уфага юллана. Бәхет елмая аңа, медицина училищесына укырга керә. Гади авыл баласы өчен бу бик зур казаныш, әти-әниләре өчен горурлык була.

Уку йортын уңышлы тәмамлагач, Халидә Акбулатованы туган ягына, Чишмә районы дәваханәсенә эшкә җибәрәләр. Кыз шунда ук иң авыр бүлеккә — хирургиягә эләгә. Хезмәтенең барлык авыр якларын да яшьтән күрергә, чыныгырга туры килә. Бер ел бу бүлектә эшләгәннән соң, өч ел дәваханәдә постта эшләүче шәфкать туташы була.

1983 елның ноябрендә ул Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең 2нче хирургия бүлегенә бераз тәҗрибә туплаган белгеч булып эшкә килә. Халидә Нәҗметдин кызының бу бүлектә яра-җәрәхәтләрне бәйләүче шәфкать туташы булып хезмәт салуына инде 41 ел тулган.

— Эшемне бик яратам. Кешеләрнең җәрәхәтләре төзәлә башлавын күрү рәхәтлек бирә, — ди ул. — Инде үземнең тормышны бу эштән, әлеге дәваханәдән башка күз алдына да китерә алмыйм.

Гомер юлдашын да нәкъ 21нче дәваханәдә очраткан Халидә ханым. Биредә эшли башлаган елларында үзе кебек яшь медбрат белән дуслашып китә. Бер үк вакытта егет медицина институтының кичке бүлегендә белем дә ала. Яшьләр гаилә корып җибәрә. Бүген инде Нәҗип Әдип улы - тәҗрибәле хирург, медицина фәннәре кандидаты, Кырмыскалы дәваханәсендә эшли.

Акбулатовларның кызлары Эльза да әти-әнисе юлын сайлаган — 22нче дәваханәдә проктолог, табиб-эндоскопист булып эшли, шулай ук медицина фәннәре кандидаты. Хәтта оныкларының берсе дә медицина белән кызыксына.
— Бер генә кечкенә үкенечем бар, — ди, елмаеп, Халидә ханым. — Яшь чакта укуымны дәвам итмәвемә үкенәм. Хирург булырга теләр идем...

Бу һөнәрнең нечкәлекләренә аңа яшь чагында ук төшенергә туры килә, югыйсә. 21нче дәваханәгә эшкә килгәч, аңа үз һөнәренең остасы булган хирург Шамил Гыйниятуллин белән эшләргә туры килә. Табиб ул вакытта биредәге хирургия кафедрасына җитәкчелек итә, студентларны өйрәтә. Аның сөйләгәннәрен, өйрәткәннәрен яшь шәфкать туташы Халидә дә кызыксынып тыңлый, күп нәрсәгә төшенә. Гомумән, Халидә Нәҗметдин кызы үзен бәхетле кеше дип саный, аңа яшьтән үк яхшы остазлар, хезмәттәшләр туры килгән. Бүгенге бүлек мөдире Азамат Фәтхуллинны, хирург Олег Губаны һәм барлык хезмәттәшләрен хөрмәт белән искә ала ул.

— Коллективыбыз бик тату, дус. Биредә эшлисе дә эшлисе генә килә, — ди ул. — Ике ел элек әнием каты авыргач, эштән киткән идем, бик авыр кичердем. Бу дәваханәдән башка озак түзеп булмады.

Әйтергә кирәк, җәрәхәтләрне бәйләүче шәфкать туташының эше җиңелләрдән түгел. Бу бүлектә авыр, эренле җәрәхәтле, каты пешкән, шикәр чиреннән интеккән кешеләр дәвалана. Кайберләре кат-кат килә. Кемнеңдер аякларын кисәргә туры килә... Күпләр каталка-креслоларда гына хәрәкәт итә. Шәфкать туташының эшен дөрес һәм җаваплы башкаруына да күп нәрсә бәйле. Халидә Акбулатова инде үз һөнәренең барлык серләренә төшенгән, тәҗрибәле, соклангыч белгеч, дәваханәнең хөрмәтле кешесе ул. Аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел.

Бу һөнәрне сайларга теләүче яшьләр барлыгы белән кызыксынам. Болай җаваплады ул:
— Яшьләрнең күбесе бик озак эшләми шул... Хезмәт хакы күп түгел, эш авыр... Бу һөнәрне яратсаң гына эшли аласың. Шулай да хирургия бүлегендә шәфкать туташы булырга теләүче яшьләрне курыкмаска чакырыр идем. Теләк булса, барысына да өйрәнеп була.

— Шәфкать туташы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Шәфкатьле, гуманлы, кеше хәленә керә белүче, ярдәм итәргә теләге булган, — ди Халидә Акбулатова, ике дә уйламыйча.

Аның үзендә бу сыйфатларның җитәрлек булуында тамчы да шик тумый. Хезмәтенең нәтиҗәлелеге турында аның югары категорияле белгеч булуы, “Сәламәтлек саклау отличнигы” исеме, бихисап Мактау грамоталары да сөйли. Гомерен изге һөнәргә багышлаган ханымга якты көннәр, уңышлар телик!

Яраларны җылы куллар бәйли...
Яраларны җылы куллар бәйли...
Яраларны җылы куллар бәйли...
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас