

Аларның ничек урнашуын, нинди шартларда яшәвен һәм дәвалануын, кәефләре нинди булуын без дә барып күрдек.
- Яугирләр шифаханәдә ике атна тернәкләнү курсы узачак, без алар өчен махсус программа әзерләдек, - дип сөйләп китте шифаханәнең генеральный директорының дәвалау эше буенча урынбасары Наил Сафиуллин. – Егетләр белән терапевт, ортопед, физиотерапевт, психотерапевт һәм башка белгечләр эшли. Индивидуаль һәм төркемләп тә шөгыльләнәләр. Тернәкләндерү курсында төрле физиотерапевтик процедуралар каралган: массаж, йөзү, тоз шахтасы һәм башкалар. Болар барысы да һәркемнең сәламәтлек торышына карап билгеләнә.
Наил Нур улы әйтүенчә, шифаханәдә оештырылган тернәкләндерү програмасы буенча яугирләргә сәламәтлеген ныгыту буенча гына түгел, төрле яклап ярдәм күрсәтелә – алар психологик һәм социаль-көнкүреш реабилитациясе дә уза, монда Спорт министрлыгы да, Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы да җәлеп ителгән. Чөнки тернәкләндерү эше бу ир-егетләрнең киләчәк тормышка адаптацияләнүенә дә юнәлтелгән.
Әле биредә Кырмыскалы, Авыргазы, Кушнаренко, Бәләбәй, Караидел, Чишмә, Мәләвез районнарыннан, Октябрьский һәм Салават шәһәрләреннән яугирләр дәвалана. Алар икешәр кешелек уңайлы бүлмәләргә урнашкан, яхшы шартлар тудырылган. Рухлары күтәренке, хәтта шаярып-көлеп алырга да форсат табалар.
Мәсәлән, Мәләвездән Илдар Кәбиров. Ул инде хәрби хәрәкәтләр ветераны, Чечняда да хезмәт иткән. Махсус хәрби операциядә штурмовик-гранатометчик булган. Алгы сызыкта аяклары каты җәрәхәтләнгән, култык таякларында йөри, ләкин йөзеннән елмаю китми, вакыт-вакыт шаян сүзләр “сиптереп” ала.
- Актив эзләнүдәмен, - диде ул, киң елмаеп, гаилә хәле хакындагы сорауга.
Марат Шәйхетдинов – гранатометчик. Октябрьский шәһәреннән. Ул хәрби гамәлләргә әзерләнгән вакытта блиндажга “зажигалка” ташлыйлар. Су булмый. Ир-егет тиз генә ком белән сүндерә башлый.
- Күрәсең, мине шунда фотога төшергәннәрдер. Снаряд ташладылар, аяк чәрдәкләнде... – дип сөйли ул, хәрбиләрчә тынычлык белән. – Блиндажга кердем. Тагын - “прилет”, күмелеп калдым. Ярый әле рация бар иде. Авыр хәлдә булуымны хәбәр итеп өлгердем. Капшанып, балчык астыннан казып, аптечкадан промедолымны таптым, кададым...
Бәхеткә, Маратны табалар, алып чыгалар, “Ноль ноктасына” илтеп җиткерүгә ирешләр. Аннары – Кременная, дәваханәләр... Ләкин бер аякны коткарырга соң була...
- Ярый әле үземнең теземне калдырдылар, - ди ул, монда да уңай якны күрә алуы белән гаҗәпләндереп.
Гомумән, бу егетләрнең рух ныклыгы сокландыра. Мәсәлән, Анатолий Дзюба. Шулай ук Мәләвездән. Утыз яшьләр тирәсендә генә булган бу яшь ир-егетнең бер аягында шулай ук протез...
- Мин төшенкелеккә бирелмим. Мөмкин булган барлык чараларда катнашырга тырышам. Самокат алдым. Сөйкемле кыз белән таныштым. Келәмнәр белән шөгыльләнәчәкмен. Моның өчен махсус машина да алдым, - ди ул.
Ә Марат Хәсәнов - Салават шәһәреннән. Ул Шәйморатов батальоныннан. Атучы-штурмчы. Бер штурм вакытында, “тасма артында” кыйпылчыклы яра ала. Маратның якты тормыш маяклары бар – сөекле хатыны һәм 14 яшьлек кызы.
Николай Кокшаров - Караиделдән. Ләкин ул үз тарихын сөйли алмады. Алынган җәрәхәтләре аның сөйләменә йогынты ясаган...
Әйтергә кирәк, бу ир-егетләр – яугирләрнең иң-иңнәре, иң яхшылары, алар алгы сызыкта Ватаныбыз хакына үзләрен аямыйча көрәшкән чын батырлар. Бу фикерне табиб та хуплап куйды:
- Махсус хәрби операциядә катнашкан көрәшчеләребезне кабул итү безнең шифаханәгә икенче сулыш өрде, дигәндәй. Без яугирләрне дәвалый һәм тернәкләндерә алуыбызга бик шатбыз, - ди Наил Сафиуллин. – Киләчәктә тагын да күбрәк батыр якташларыбызга ярдәм итә алачакбыз.
Әлеге вакытта “Зеленая роща” шифаханәсе корпусларының берсендә реконструкция бара, анда инвалидлар һәм СВО сугышчылары өчен уңайлы шартлар тудырылачак: махсус пандуслар, заманча медицина җиһазлары, яңа лифтлар барлыкка киләчәк.
Бу шифаханә базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен реабилитация үзәге булдыру эше Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә ашырыла. СВОда катнашучыларны, шулай ук инвалидларның башка категорияләрен реабилитацияләүгә сертификатлар белән тәэмин итүгә быел республика бюджетыннан 90 миллион сум бүлеп бирелгән.
Динар Кәлимулллин фотосы.