

ФАПның бинасы әзер. Хәзер төзүчеләр аңа су үткәрү, канализация сузу кебек эшләрне башкара. Яңа бина заман таләпләренә җавап бирәчәк һәм халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен барлык заманча корылмалар белән җиһазландырылачак.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты Түбәнге Төкен һәм Малай авыллары халкын хезмәтләндерәчәк. Өч дистә ел хезмәт стажы булган фельдшер Рәшидә Сәлимгәрәева яңа ФАПның ачылуын зур түземсезлек белән көтә һәм халыкка тәүге медицина-санитария ярдәме күрсәтергә, диспансерлау үткәрергә әзер.
Яңа ФАП авыл халкын сыйфатлы медицина хезмәтләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.