

Эндокрин авырулар эчке секреция бизләре эшенә карый, һәм соңгы елларда аларның ешлыгы арта. Бу калкансыман биз авыруларына, шикәр чиренә һәм башка җитди тайпылышларга да кагыла.
Эндокрин тайпылышлар үсешенә китерә торган төп факторларга түбәндәгеләр керә:
йогышлы авырулар,
нәселдәнлек факторы,
башка органнар һәм системаларның хроник авырулары,
йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге,
хирургик операцияләр, берничә препарат кабул итү.
Эчке секреция бизләре чыгарган гормоннар башка органнарның һәм системаларның эшен көйли, шуңа күрә эндокрин авырулар вакытында матдәләр алмашы бозыла һәм, мәсәлән, тире, бөер авырулары өчен хас симптомнар барлыкка килә.
Йодланган тоз куллану яңа туган һәм кечкенә балаларның эндокрин бозылуларын һәм нерв системасы авыруларын профилактикалауга ярдәм итә.
Кеше организмы ихтыяҗларына туры китереп, кешегә тәкъдим ителгән йод күләме — тәүлегенә 150-200 мкг. Бу 4-5 грамм йодлы тоз белән тәэмин ителә.
Йодланган тоз — ул гади аш тозы (натрий хлориды), аның составына химик юл белән калий йодиды яисә йодаты кушылган. Йодланган тозның бәясе гади аш тозы бәясеннән 10 процентка гына артыграк.
Автор фотосы.