+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

БДМУның медицина сыйныфлары Пермь краенда ачылачак

Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә Пермь краеның Барда районындагы 8 мәктәбендә Башкорт дәүләт медицина университетының Павлов медицина сыйныфлары формалаштырылачак.  

БДМУның медицина сыйныфлары Пермь краенда ачылачакБДМУның медицина сыйныфлары Пермь краенда ачылачак
БДМУның медицина сыйныфлары Пермь краенда ачылачак

Бу хакта килешүгә 20 майда югары уку йорты делегациясенең Барданың 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә эш сәфәре вакытында ирешелде.

Мәгариф идарәсе һәм хакимият белән киңәшмә барышында химия, генетика, физика фәннәрен тирәнтен өйрәнүче Павлов медицина сыйныфлары ачу турында карар кабул ителде.

"Медицина сыйныфларын ачу — мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә яңа адым. Балалар, профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнеп кенә калмыйча, Уфага экскурсиягә дә киләчәк. Балалар Уфаның истәлекле урыннарына, вузара кампуска барачак, университетның үзендә булачак", — дип билгеләп үтте Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баимов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас