+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 июнь 2025, 06:16

Сәламәт булсын балалар!

2-8 июньдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар сәламәтлеген саклау атналыгы уздыруны игълан итте.  

Сәламәт булсын балалар!Сәламәт булсын балалар!
Сәламәт булсын балалар!

Балаларның сәламәтлеген саклау — Русия Федерациясенең балачак мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең төп бурычларының берсе.

14 яшькә кадәрге балаларның гомум авырулары структурасында беренче урыннарны сулыш органнары, ашкайнату, күз авырулары, җәрәхәтләр, агуланулар һәм тышкы сәбәпләр, нерв системасы авырулары, сөяк-мускул системасы һәм тоташтыргыч тукыма авырулары алып тора.

Нәселдән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатыннан Русия Федерациясендә пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар авыруларны вакытында диагностикаларга, дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.

Иртә инвалидлыкка һәм гомер озынлыгын кыскартуга китерә торган сирәк (орфан) авырулардан интегүче балалар категориясенә дәүләтнең аерым игътибары бирелә.

Үсмерләр, шулай ук, алкоголь, тәмәке, электрон тәмәке куллана, шуңа күрә аларның сәламәтлеккә зыян һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыру мөһим.

Балаларның һәм үсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешен алып баруга бирелгәнлеген, ата-аналарның һәм опекуннарның балаларның сәламәтлеге мәсьәләләренә игътибарын арттыру мөһим.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас