

Ел башыннан Башкортстанның 45 медицина оешмасы “Озайлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты ярдәмендә 55 күчмә рентген-аппарат алган. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, әлеге рентген-аппаратларның төп өстенлекләренең берсе — аз хәрәкәтләнүче пациентларны транспортлаусыз тикшерү мөмкинлеге. Бу бигрәк тә авырлык белән хәрәкәт итүче кешеләр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен мөһим.
Яңа техника авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм республика халкының медицина ярдәме алу мөмкинлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел “Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алты поликлиниканы файдалануга тапшыру көтелә. 134 берәмлек модульле конструкция сатып алу һәм урнаштыру, тугыз объектка капиталь ремонт ясау, шулай ук 4,5 мең берәмлектән артык җиһаз һәм 99 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла.
Шулай ук “Озайлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенә — ике ультратавыш диагностикасы аппараты, Бакалы районы үзәк дәваханәсенә “Элепс” электрохирургия аппараты кайтарылды.
“Элепс” электрохирургия блогын урнаштыру сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча таләпләргә мөһим адым булып тора, ул, һичшиксез, халыкка күрсәтелүче медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртачак.
— “Элепс” аппаратын электрохирургиядә кулланалар. Ул операцияләрне югары төгәллек һәм тукымаларга минималь зарар белән башкарырга мөмкинлек бирә. Бу пациентларның тизрәк тернәкләнүенә генә ярдәм итеп калмый, хирургия тыкшынуларыннан соң катлаулану куркынычын да киметә, — ди дәваханәнең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин.
“Озайлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проектының төп максаты — уртача гомер озынлыгын 2030 елга — 78, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру.
Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны санлаштыру буенча эш алып барыла. Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Ләйсән Якупова.
Фото Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.