+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 июнь 2025, 12:35

Санлаштыру медицинаны уңайлырак итә

Бүген Уфада Башкортстанда сәламәтлек саклауны санлаштыруга багышланган конференция үтте. Анда Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Вадим Ваньков, Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, табиблар, медицина белгечләре катнаштылар.  

Санлаштыру медицинаны уңайлырак итәСанлаштыру медицинаны уңайлырак итә
Санлаштыру медицинаны уңайлырак итә

Вадим Ваньков санлаштыру буенча безнең төбәкнең санлаштыру эше буенча лидерлар рәтенә керүен һәм еш кына үрнәк итеп китерелүен, шулай да әле үсешер өчен мөмкинлекләр күп булуын билгеләде. Ул бездәге кардиоүзәк базасында ачылган йөрәк-кан тамырлары хәвефләре белән идарә итү үзәген уңай бәяләде.

-2019-24 елларны санлаштыруда төп рольне «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Санлы контур» проекты башкарды. Бүлеп бирелгән акчалар медицина оешмаларын җиһазландыруга һәм программа белән тәэмин итүгә юнәлтелде, шулай ук мәгълүматлар эшкәртү үзәгенең исәпләү куәтләре сатып алынды, мәгълүмати хәвефсезлек буенча чаралар башкарылды. Гомумдәүләт проектының барлык төп күрсәткечләренә ирешелде, - диде Айрат Рәхмәтуллин.

Министр билгеләвенчә, 2013 елдан барлык медицина оешмалары бердәм санлы платформада – Башкортстанның дәүләт мәгълүмат системасында эшли. Сәламәтлек саклауның бердәм санлы контуры кысаларында дәүләт мәгълүмат системасының 30дан артык модуле һәм ярдәмче системасы эшли, ул кертү тирәнлеге һәм кулланучылар саны буенча иң киңкүләмлеләрнең берсе булып тора. Санлы система 205 медицина оешмасын һәм бер үк вакытта эшләүче 32 меңнән артык кулланучыны, шулай ук 4,5 миллион электрон медицина картасын берләштерә.

Айрат Нурмөхәммәтов фотолары.

Санлаштыру медицинаны уңайлырак итә
Санлаштыру медицинаны уңайлырак итә
Санлаштыру медицинаны уңайлырак итә
Санлаштыру медицинаны уңайлырак итә
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас