Алар арасында Уфадагы Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы да бар. Гомум мәйданы 32 мең квадрат метр чамасы булган күпкатлы бина төзелеше 2019 елның июлендә башланды. Биредә диагностика кабинетлары булган кабул итү бүлеге, поликлиника, реанимация белән 10 операция блогы, рентгенохирургия һәм кардиохирургия бүлекләре, стерилизация комплексы, административ блок һәм даруханә-бүлү пункты урнашкан. Объектның бәясе 10,7 миллиард сум тәшкил иткән, акчалар Башкортстан бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Русия Президенты барлык төбәк җитәкчеләрен ФАПларга аерым игътибар бирергә сорады.
- Әлбәттә, Рцццүццеспублика кардиология үзәгенең ун катлы хирургия корпусы, анда кан тамырларына, йөрәккә шундый катлаулы операцияләр ясала — бу республикада да, тулаем илдә дә медицина үсеше ягыннан гаять мөһим әйбер. Әмма ФАПлар турында онытмавыгызны үтенәм, бу кечкенә торак пунктларда яшәүче миллионлаган гражданнарыбызга кагыла, анда кайчакта фельдшерлыктан башка медицина хезмәткәрләре дә юк. Шуңа күрә ремонт эшләрен дәвам итәргә, яңа ФАПлар төзергә, анда белгечләр җәлеп итәргә, аларга тиешле шартлар тудырырга кирәк, беренче чиратта торак шартлары, сез бу хакта да яхшы беләсез, - диде Владимир Путин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, кардиоүзәкнең яңа корпусы — йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшнең тулы системасының йомык циклын формалаштыруны тәмамлау. Бу безнең кардиоүзәк, төбәк кан тамырлары үзәкләре, авыл табиб амбулаторияләре, поликлиникалар һәм ФАПлар.
- Бездә республикада иң күп санда ФАПларның берсе, ике меңнән артык. Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән без соңгы алты елда аларның биш йөзен алыштырдык, бу яңа ФАПлар. Алар барысы да бердәм санлы контурга керделәр.
Хөрмәтле Владимир Владимирович, беләсезме, корпус зур, 35 мең квадрат метр, 10 операция бүлмәсе. Кешеләр өчен бу озак вакытлы сәламәт тормышка өстәмә өмет.
Хөрмәтле Владимир Владимирович, сәламәтлек саклау үсешенә даими нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәм. Без алга таба барабыз һәм сезнең ярдәмегез белән сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшысы булсын өчен тырышабыз, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
- Бүген өр-яңа җиһазлар безгә кардиохирургия үсешендә алга китеш ясарга һәм бөтенләй яңа баскычка басарга мөмкинлек бирә. Бүген без гибрид операцияләр үткәрә, гибрид операцияләрнең яңа методларын кертә алабыз. Беренче катта безнең пациентлар өчен яңа уңайлы поликлиника һәм бик яхшы кабул итү-диагностика бүлеге урнашкан. Мондый элемтә пациентның беренчел караудан аны палатага госпитализацияләүгә кадәрге юлын кыскартырга мөмкинлек бирә, - диде республика кардиоүзәгенең баш табибы Ирина Николаева.
Фото: Башинформ