

Журналистларга яңа җиһазларны күрсәттеләр, иң оста кардиохирурглар белән таныштырдылар, шулай ук планлы операцияне карау мөмкинлеге дә булды.
Министр билгеләвенчә, бу дөнья стандартларына туры килерлек кардиохирургия корпусы - Башкортстан башкаласында күптән көтелгән медицина учреждениесе, аның ачылуы - бөтен республика өчен зур вакыйга. Югары технологияле җиһазлар, уңайлы шартлар - Башкортстанда яшәүчеләрнең гомер озынлыгын арттыруга тагын бер адым.
- Кардиоүзәкнең яңа корпусына беренче таш 2019 елның җәендә үк салынган иде, һәм менә быел 10 июньдә Русия Президенты, Башкортстан Башлыгы, кардиоүзәкнең баш табибы аның рәсми ачылуын игълан иттеләр, - диде Айрат Рәхмәтуллин киңкүләм мәгълүмат вәкилләренә. – Яңа корпус иң заманча, бик кыйммәтле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Уңайлы шартлар да, катлаулы операцияләрне югары дәрәҗәдә башкара алырлык коллектив та, пациентлар өчен булдырылган яхшы мохит тә бу медицина учреждениесен уникаль ясый.
Яңа корпуска килеп кергәч тә аның иркенлегенә, яктылыгына һәм җиһазланышның күзгә ятышлы яшел төстә булуына игътибар итәсең. Министр билгеләвенчә, психологиядә бу төс савыгырга ярдәм итә һәм пациентларга яхшы йогынты ясый дип санала.
Биредә эш план буенча килүчеләргә дә, ашыгыч кабул ителүчеләргә дә уңайлы итеп, иң ерак авылдагы пациент та яңа корпустагы медицина мөмкинлегенең барлык куәтен тоярлык, сыйфатлы ярдәм ала алырлык итеп оештырылган.
Айрат Рәхмәтуллин, йөрәк-кан тамырлары авыруларының үлемгә китерүче сәбәрләр арасында иң еш күзәтелгәнен билгеләп, республикада бу хәвефне кисәтү буенча эшнең ничек оештырылганын да сөйләп үтте.
Палаталарга керәбез. Алар ике кешелек. Караватлар уңайлы, операциядән соң ятучылар өчен махсуслаштырылган, яхшы телевизорлар урнаштырылган, суыткыч бар, якты.
Бер караватта йөрәк турысында төзәлеп килүче җөй эзе күренеп торган бабай утыра. Аңа 79 яшь икән, Салават шәһәренән килгән. Бабай безгә ихлас елмая һәм үзен канәгатьләнерлек хис итүен хәбәр итә. Аның күршесе Рәшит исемле. Ул да үзе турында сөйләп китә һәм быел юбилей каршыларга җыенганын да өстәп куя: "Быел җәй 65 яшем тулырга тиеш..."
- Һичшиксез, юбилеегызны билгели алачаксыз, - дип елмая аңа табиблар.
Мөмкинлекләре чикле пациентлар өчен махсус палаталар каралган. Карават янында махсус җайланмалар, тиз арада медицина белгечен чакыртыр өчен кызыл төймә кул сузымында гына.
Операция ясаганнарын карар өчен безгә махсус халатлар, битлекләр, бахиллалар кидерәләр. Һәм менә кинода гына күргәнгә охшаш коридорлар буйлап хирурглар янына юлланабыз.
Менә пыяла аша операция барышын күзәтәбез. Пыяланың бу ягында компьютер экраннарында пациентның йөрәк тибеше, кан бысымы һәм башка күрсәткечләр күренеп тора. Биредә дә аларны белгечләр күзәтә. Җиһазалар яңа, заманча, бик кыйммәтле. Мәсәлән, аларның берсе хәтта 170 миллион сум тора!
Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, Уфадагы кардиоүзәктә башкарылган кебек кайбер катлаулы операцияләр илнең биш үзәгендә генә башкарыла.
- Күрүегезчә, яңа кардиохирургия корпусын тулы мәгънәдә уникаль дияргә була, биредә барысы да пациентларның гомерен саклап калуга юнәлтелгән, - дип нәтиҗә ясады Айрат Рәхмәтуллин. – Үзәк республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төзелде. Без аңа моның һәм республиканың сәламәтлек саклау тармагына күрсәткән ярдәме өчен бик рәхмәтлебез.
Республика кардиоүзәгендә барлык республика халкына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Ел саен 100 меңнән артык консультация үткәрелә, стационарда 14 меңгә якын пациент дәвалау ала, шул исәптән йөрәккә һәм кан тамырларына 6 мең ачык операция, алар арасында эндоваскуляр операцияләр 4 меңгә якын. Ел саен унбишләп яңа дәвалау ысулы кертелә. Соңгы ун елда Республика кардиоүзәге Русиядә иң яхшылар исәбенә керә.