+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 июнь 2025, 08:20

“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”

Бүген Уфа үзәге аеруча бәйрәмчә, күпләрнең йөзендә елмаю чагыла, кулларына гөлләмәләр тотканнар еш очрый. Үткән якшәмбедә Медицина хезмәткәре көне билгеләнде бит, шуңа бу көннәрдә аларны тәбрикләү дәвам итә. Бүген берничә мәйданчыкта тармакта зур уңышларга ирешкәннәргә мактаулы исемнәр, бүләкләр тапшырылды.  

“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”
“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”

БДМУда шәфкатьле һөнәр ияләрен Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов сәламләде.
— Сез кешеләргә күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез. Сез гомерләрне коткарасыз, сәламәтлек сагында торасыз, алсыз-ялсыз эшлисез. Бүгенге бүләкләү тантанасы — сезнең һөнәрнең иң хөрмәтлеләрдән булуын тану ул, — диде Ирек Сәгыйтов. — Һәр көнегезнең яхшы яңалыклардан, пациентларыгызның елмаюыннан башлануын телим!

Премьер-министр урынбасары бүген республикада сәламәтлек тармагының көннән-көн үсешүен, куәтле булуын билгеләде, ел саен яңа объектлар сафка кертелүен, медицина автомобильләре паркы тулылануын әйтеп китте. Быел яңа алты поликлиника файдалануга тапшырылачак, 134 модульле конструкция урнаштырылачак.
Ирек Сәгыйтов бер төркем медицина хезмәткәрләренә Лука Крымский медальләрен, “Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы” билгеләрен, Башкортстанның Мактау грамоталарын тапшырды.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ольга Шәйхетдинова хезмәттәшләренә — шәфкатьле һөнәр ияләренә җылы сүзләрен җиткереп, аларның һәрвакыт үсештә булуларын теләде һәм бер төркем медицина хезмәткәрләренә “Башкортстанның атказанган табибы” исеме бирелү турында таныклыклар тапшырды.

БДМУ ректоры, академик, профессор Валентин Павлов табибларга хезмәтләре һәм туган уку йортларына тугры булулары өчен рәхмәт белдерде, медицина университетында 15 мең студент белем алуын һәм биш мең хезмәткәр эшләвен, алар өчен дә бу бәйрәмнең мөһим булуын билгеләде.

Югары бүләкләргә ия булган берничә табиб белән сөйләшеп алдым. Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Лилия Саттарова Республика кардиология үзәгенең функциональ диагностика табибы. Ул биредә 25 ел эшли. Үз һөнәренә чын-чынлап гашыйк бу ханым - табиблар династиясеннән. Әнисе гомер буе педиатр булган, апасы йогышлы авырулар дәваханәсендә, абыйсы кан күчерү станциясендә эшләгән. Бертуган энесе — табиб-эндоскопист, аның гомер юлдашы табиб-гастроэнтеролог.
— Әниемнең хезмәтен күреп үстем. Безнең өйдән беркайчан да кеше өзелмәде. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, туганнары да ярдәм сорап керә иде. Өстәлдә һәрвакыт тонометр торды, плитәдә шприцлар кайнады, чөнки ул елларда бер тапкыр кулланыла торган шприцлар юк иде, — дип елмаеп сөйли Лилия Зиф кызы. — Бүген без энем белән бу изге һөнәрне дәвам итәбез. Эшем бик ошый. Язмышым мине Кардиология үзәге белән бәйләгәнгә бик шатмын. Әле бездә искиткеч яңа хирургия корпусы да ачылды, шатланып эшләргә генә!

Әлфия Тарасова — табиб-педиатр, Уфаның 5нче балалар поликлиникасы мөдире. Ул кырык елга якын гомерен балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган. Яхшы укыган кыз мәктәптә үк педиатр булу турында хыялланган, кечкенәләрне яраткан. Тәҗрибәле табибә бу еллар эчендә тармакның зур үзгәрешләр кичерүен, аруча диагностиканың яхшыруын билгели.
БДМУда бәйрәм тантанасында барлыгы 40 медицина хезмәткәре бүләкләнде.

Автор фотолары.

“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”
“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”
“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”
“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”
“Сез күрсәткән изгелек — бәяләп бетергесез”
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас