

Ул табибларга, фельдшерларга һәм шәфкать туташларына, акушерларга һәм санитаркаларга, провизорларга һәм фармацевтларга профессиональлекләре, шәфкатьлелекләре, ярдәмгә килергә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.
Бу көнне башкалабызга чын мәгънәсендә үз һөнәренең осталары булган медиклар җыелды. Мәсәлән, Бөре үзәк район дәваханәсе ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Нәфис Сафин Лука Крымский медале белән бүләкләнде.
Бу медицина хезмәткәренә 2023 елның апрелендә “Луганск халык республикасының рәхмәтле халкыннан" күкрәк билгесе тапшырылган иде. Аның куллары аша көненә 50дән артык хәрби узды — кемнеңдер яраларын бәйләде, кемгәдер системалар, уколлар куйды.
Нәфис Нәзиф улы - күпбалалы әти, өйдә аны хатыны һәм өч баласы түземсезлек белән көтеп алган.
- Без башта Красный Лучка килдек, аннан безне Вахрушево авылына җибәрделәр. Ике ай эшләдек, без 26 кеше идек. Махсус контингент - хәрбиләрне дәваладык, нигездә кыйпылчык һәм мина-шартлаткыч җәрәхәтләр очрады, - ди Нәфис Сафин.
Батыр йөрәкле фельдшерны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, бәхет һәм хезмәтендә уңышлар телибез.
Фото: “Башинформ”