

Чаралар Башкорт дәүләт медицина университеты мәйданчыкларында, шул исәптән «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә проектланып төзелүче Уфа вузара кампусында уза.
Төп тема — онкоурология өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр мәсьәләләре, иң яхшы Русия һәм халыкара клиник практикалар турында фикер алышу.
- Башкортстанда яман шеш авыруының һәр икенче очрагы иртә стадиядә ачыклана. Авыруның башлангыч стадияләрендә диагностика дәрәҗәсе соңгы ун елда 20 процентка артты. Ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшырту 5 еллык исән калу күрсәткечләренең артуына йогынты ясады. Бүген диагноз куелганнан соң элек бер генә ел дәвамында вафат булган пациентлар хәзер еллар буе яши һәм эшләвен дәвам итә. Безнең төп бурыч — үлүчеләр санын киметүне дәвам итү. Шуңа күрә характерлы проблемалар турында фикер алышырга, диагностика һәм дәвалау өлкәсендә бердәм алымнар табарга тырышырга кирәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26969/