+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 Июня 2025, 08:57

Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләр дә өйрәнә

Башкортстанга эш сәфәре белән сәламәтлек саклауны оештыручыларның зур делегациясе килде - аның составында Ульяновск, Липецк, Воронеж һәм Мурманск өлкәләреннән 16 кеше, шулай ук Русия Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институтының Сәламәтлек саклауны стратегик үстерү идарәсе баш белгече Анастасия Чукавина.  

Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләр дә өйрәнәБашкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләр дә өйрәнә
Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләр дә өйрәнә

Алар республикага сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен үзләштерү өчен килде.

- Башкортостан — Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла торган «Беренчел медицина-санитария ярдәме нәтиҗәлелеген арттыру» пилот проектында катнашкан өч субъектның берсе. Бүген без Русия Федерациясенең дүрт субъектыннан хезмәттәшләребез белән Башкортстан тәҗрибәсе белән танышырга килдек, – дип билгеләде Анастасия Чукавина.

Кунаклар 13нче шәһәр дәваханәсендә булдылар, анда аларга сәнәгать медицинасы үзәге эшен күрсәттеләр. Монда пациентларга, эштән аерылу вакытын киметеп, 2-3 сәгать эчендә тулы медицина тикшерүе узарга мөмкинлек бирә торган система оештырылган. Ел башыннан табиблар 6,5 меңнән артык кешене караган. Шулай ук Бердәм контакт-үзәк, гематология һәм ревматология үзәге эшен күрсәттеләр.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27029/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас