-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 июль 2025, 10:37

Кайбер хатын-кызларга шикәр чире ныграк яный!

Эш артык авырлыкта да, татлы ризыклар яратуда да түгел...  

Кайбер хатын-кызларга шикәр чире ныграк яный!
Кайбер хатын-кызларга шикәр чире ныграк яный!

Канада галимнәре атнасына 45 сәгатьтән артык эшләүче хатын-кызларның шикәр чире белән авыру хәвефе 60 процентка артуын ачыклаган. Галимнәр 12 ел буе (2003-2015) 34-74 яшьтәге 7065 ир-егетнең һәм хатын-кызның сәламәтлек күрсәткечләрен күзәткән.

Катнашучыларны дүрт төркемгә бүлгәннәр. Беренче төркем атнасына 15-43 сәгать эшләгән, икенчесе – 34-40, өченчесе - 41-44, дүртенчесе 45 сәгатьтән артык. Атнасына 45 сәгатьтән дә артык эшләгән хатын-кызларның шикәр чире белән 63 процентка ешрак авыруы ачыкланган.

Тикшерүчеләр мондый нәтиҗәгә килгән: озын эш көненнән соң кайткач, өйдәге бетмәс мәшәкатьләр дә кушылгач, хатын-кызларның организмында хроник стресс реакциясе барлыкка килә. Бу гормональ тайпылышларга китерә. Сәламәт тормыш рәвеше, туйганчы йоклау, сәламәтлеген кайгырту өчен күп эшләгән хатын-кызларның вакыты да калмый.

Галимнәр ир-егетләргә атнасына – 47, ә өйдә эшләре дә булган хатын-кызларга 34 сәгатьтән артык эшләмәскә киңәш итә.

Автор фотосы.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас