+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 июль 2025, 15:25

Уфада поликлиникалар яңартыла

Бүген «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында «Башкортстанда беренчел медицина ярдәмен үстерү» темасына матбугат конференциясе узды.  

Уфада поликлиникалар яңартылаУфада поликлиникалар яңартыла
Уфада поликлиникалар яңартыла

Конференциядә Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, аның беренче урынбасары Роберт Иштуков; сәламәтлек салкау министры урынбасарлары Динара Еникеева һәм министрлыкның штаттан тыш белгече Алиса Мамаева катнаштылар.

Айрат Рәхмәтуллин Уфа поликлиникаларын модернизацияләүнең төбәк программасы ни өчен эшләтеп җибәрелүен аңлатты.
- Бу проект өлгереп җитте. Чөнки Башкортстан Башлыгы территорияләр буйлап күп йөри, районнарда медицинаның җиһазландыру һәм шартлар ягыннан Уфа поликлиникаларына караганда күп тапкыр яхшырак булуын күрә. Шуңа күрә модернизацияләү программалары билгеләнде, - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе. - Ремонт һәм модернизация таләп иткән барлык беренчел сәламәтлек саклау учреждениеләре дә әлеге программага кертелгән. Без аның буенча эзлекле рәвештә барабыз".

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Роберт Иштуков әйткәнчә, узган ел эшләр 2нче һәм 5нче балалар поликлиникаларында, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә, Республика туберкулезга каршы диспансерында, 17нче шәһәр балалар дәваханәсендә алып барылган.

Агымдагы елда Уфа поликлиникаларының ике филиалы ремонтлана. Гобәйдуллин урамындагы 48нче поликлиника бинасы (эш бәясе 100 миллион сум) һәм Нежинская урамындагы 8нче дәваханә каршындагы поликлиника (50 миллион сум) тулысынча яңартыла. 2030 елга кадәр планнар буенча башкалада 118 балалар һәм өлкәннәр медицина учреждениесе яңартылачак.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас