Уфада яшәүче ир, антифриз парлары белән агуланып, реанимациягә эләккән. Аның гомерен башкаланың 21нче дәваханәсе табиблары коткарган. Бу хакта телеграм каналда сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Уфаның 21нче дәваханәсенең реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә хәлсезлек, күңел болгану, күп тапкырлар косу һәм аңын югалтуга зарланган ирне китергәннәр. Моңа кадәр ул автомобильдә 8 сәгать буе руль артында булган. Ачыклануынча, двигательне суыту системасы төзек булмаган. Нәтиҗәдә антифриз яисә суыткыч сыеклык парга әйләнеп, көчле агулануга китергән.
Аның белән бергә шул ук автомобильдә барган хатыны шулай ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аның да шундый ук симптомнары булган.
Ике көн дәвамында ир реанимациядә булган, ә аннары аны кискен агулануларны дәвалау өчен палатага күчергәннәр.
Ир белән хатын дәваханәдә 8 көн үткәргәннәр. Интоксикация билгеләре кимегәннән һәм хәлләре яхшырганнан соң, алар табиб-терапевт күзәтүе астына алынды.
“Хөрмәтле водительләр! Антифриз белән агулану очраклары шактый еш очрый. Кайберәүләр аны ачык төсе аркасында алкогольсез газлы эчемлекләр белән бутый һәм очраклы рәвештә эчә. Шулай ук автомобильне эксплуатацияләгәндә антифриз парлары белән агуланырга мөмкин. Транспортыгызга һәм сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!” – дип киңәш итә ведомство җитәкчесе.
Фото: Айрат Рәхмәтулллин, ТГ